Диана белән Георгий Рәхмәтулиннар туй көнен, әлбәттә, сайлауларга туры китереп сайламаган, әмма нигә ике чараны берләштермәскә? Никахларын теркәгәч, яшьләр, гражданлык бурычларын үтәп, сайлауда тавыш биргән. Ни әйтәсен: тормышыгыз бүгенге ак хыялларыгыз кебек, ак булсын, якты булсын!
Гөлнара Гыйлемханова.
Яңавыл шәһәре.