Өч автомобиль бәрелеше Уфа — Ырынбур трассасының 194нче километрында булган.
Республика буенча ЮХХДИ идарәсе биргән беренчел мәгълүматларга караганда, "Toyota Land Cruiser Prado" машинасы водителе алдан барган машинаны узып киткәндә каршы килүче "Daewoo Leganza" автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, "Toyota" водителе машина белән идарәне югалткан, арытаба юл кырыена чыгып очкан. Үз чиратында, "Daewoo" каршы як полосадан килгән "Renault Duster" автомобиле белән бәрелешкән.
Кызганычка каршы, "Toyota" водителе һәм аның пассажиры фаҗига урынында һәлак булганнар. Башка автомобильләрдә булган тагын биш кеше җәрәхәтләр алган һәм якындагы дәваханәгә медицина ярдәме күрсәтү өчен китерелгән.
Һәлакәт урынына дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, табиблар һәм коткаручылар килгән. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла, әлеге вакыйганың барлык хәл-шартлары ачыклана.
Фото: ЮХХДИ