+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 сентябрь 2024, 02:50

Инаугурация 12 сентябрьдә узачак

Шулай ук, гамәлдәге Хөкүмәт отставкага җибәрелеп, аның яңа составы расланачак.

Инаугурация 12 сентябрьдә узачакИнаугурация 12 сентябрьдә узачак
Инаугурация 12 сентябрьдә узачак

Хөкүмәтнең оператив киңәшмә­сендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада үткән сайлауларга йомгак ясады. Билгеле булуынча, төбәкнең гамәлдәге җитәкчесе анда 80,21 процент тавыш җыйды. Ул үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен сайлаучыларга рәхмәт белдерде.

“Без бу сайлауларда җиңдек, дип әйтә алабыз. Безнең алда яңа бурычлар тора. Республика халкына рәхмәт белдерәсем килә. Алар сабырлык һәм түземлек үрнәге күрсәтте. Һәрвакыт әйтәм: әйе, без эшләдек, алга бардык, артыбызга борылып карамадык, ләкин хаталар да ясадык һәм абындык та. Кешеләр моны аңлый. Миңа калса, без барлык вәгъдәләрне үтәргә тырыштык. Башкортстанда яшәүчеләргә ышанычлары өчен зур рәхмәт! Мин аны акларга тырышачакмын”, – диде төбәк Башлыгы.

Радий Хәбиров, шулай ук, идарә командасына рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта ул үзенең Хакимияте һәм шәхсән Максим Забелинның яхшы эшен аерым билгеләп үтте. Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе дә игътибарсыз калмады, ул кабат законга тугрылыгын, сайлау хокукына ихтирамлы мөнәсәбәтен күрсәтте. Радий Хәбиров, шулай ук, фейкларга каршы “шактый нәтиҗәле көрәшкән” республика журналистларына рәхмәт белдерде.

“Безнең идарә командасына биш еллык эшебез өчен оят түгел. Әмма сез кагыйдәне беләсез: төн уртасында барлык казанышлар нольгә әйләнә, ә кимчелекләр өскә чыга, шуңа күрә хәзер башкарырга тиешле иң дөрес эш – Башкортстанда яшәүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтеп, арытаба аларның ышанычын аклау”, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгының инаугурациясе 12 сентябрьдә узачак.

Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, Донецк һәм Луганск халык республикаларына эш сәфәре вакытында ул Башкортстан хәрбиләре хезмәт итә торган дүрт бүлекчәдә булган. “Соңгы вакытта шәйморатовчылар белән очраша алмый идем. Бу юлы алар янына барып җиттек. Алар һәрвакыт алгы сызыкта. Сугышчылар республика халкына рәхмәт белдерә. Туклану, кием буенча нәрсә кирәк, дип сорыйм. Аларның барысы да бар, болар буенча барлык мәсьәләләр дә хәл ителгән. Пилотсыз очу аппаратлары һәм радиоэлектрон көрәш чаралары буенча ярдәмебезне, һичшиксез, уңай бәялиләр”, – диде Радий Хәбиров.

Башкортстан эшчәнлеге нәтиҗәсендә Красный Лучта (ЛХР) инфраструктура тергезелде, юллар тәртипкә китерелде. Радий Хәбиров ассызыклавынча, Луганск Халык Республикасы халкына ярдәм дәвам итәчәк.

Башкортстан Башлыгы киноиндустрия хезмәткәрләренә СВО геройлары турында фильм төшерүне йөкләде. Бу максатларга дәүләт заказы каралган, дип белдерде ул. “Кинорежиссерлар, мәдәният эшлеклеләре белән очрашканда без грантлар бирәбез дип килештек. Хәзер дәүләт заказы махсус хәрби операция белән бәйле. Гаҗәеп язмышлы геройларыбыз күп, моны эшләргә кирәк, – диде республика җитәкчесе. – Ә тулаем алганда, без, әлбәттә, фильмнарыбыз белән горурланабыз, һәм иң мөһиме – кинога йөрибез”.
Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова үзенең чыгышында СВО темасына багышланган кайбер фильмнарны телгә алды. Төбәк Башлыгы беренче фильмы “Северные амуры” булган патриотик анимацион трилогиянең дәвамын көтүен белдерде. Аның киләсе өлеше легендар комдив, Русия Герое, генерал Миңнегали Шөйморатовка багышланачак.

Башкортстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республикада бөртеклеләрдән нинди уңыш көтелүе турында хәбәр итте: 3-3,2 миллион тонна ашлык җыеп алу планлаштырыла. Бүгенге көнгә 1,7 миллион тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык гектарыннан уртача 23 центнер тәшкил итә. Башкортстанда шикәр чөгендереннән мул уңыш көтелә, ул 2 миллион тоннадан артып китәргә мөмкин. Агымдагы атнада синоптиклар яхшы һава торышы вәгъдә итә, бу аграрийларның нәтиҗәлерәк эшләвенә ярдәм итәчәк.

Чарада авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне максатлы файдалану, дәүләт хезмәтләрен санлаштыру нәтиҗәләре һәм башка темалар да күтәрелде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас