Элегрәк республика юлларында авырлык контроле буенча 20 пункт урнаштырылган иде. Шул ук вакытта йөкләрне хокук бозып ташучы йөк транспортын йөртүчеләр еш кына урындагы әһәмияттәге юллар буенча мондый постларны йөреп чыга. Төбәк җитәкчесе Башкортстан Транспорт министрлыгына яңа үлчәү контроле пунктларын урнаштыру буенча тәкъдимнәр кертергә йөкләде.
- Без үлчәү контроле системасын этаплап үстерәбез һәм йөк ташучыларның эш культурасын арттырабыз. Бу юл өслеген саклау өчен кирәк, - диде Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук ремонт таләп итүче юллар программасын гамәлгә ашыруның барышы турында да фикер алыштылар.
Фото: glavarb.ru