+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 сентябрь 2024, 09:23

Юл читенә чыгып очкан

Кызганычка каршы, үлүче бар.

Юл читенә чыгып очканЮл читенә чыгып очкан
Юл читенә чыгып очкан
Башкортстанның Караидел районында юл-транспорт һәлакәте булган, анда 36 яшьлек урындагы кеше һәлак булган.

Башкортстан дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 9 сентябрь көндез Ургыш-Зуевка автоюлының дүртенче чакрымында «Лада Нива» автомобиле юл читенә төшеп капланган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә машина водителе үлгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәлак булучының элегрәк исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүен ачыклаган.

Юл һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.

Фото: ЮХХДИ


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас