«ЛизаАлерт» хәбәр иткәнчә, ул даими рәвештә ХМАОда яши, ә республикага кунакка килгән булган. Аның турында 24 августтан бирле бернинди хәбәр дә юк. Шул ук вакытта аның нинди киемдә булуын билгеләү мөмкин булмаган.
Кызның билгеләре: буе - 160 сантиметр, ябык гәүдәле, кара чәчле, күзләре коңгырт төстә.
Әгәр сезгә Кристина Семечева турында берәр нәрсә билгеле икән, 8-800-700-54-52, яки 112 номеры буенча шалтыратуыгыз сорала.
Фото: Горобзор.ру