+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 сентябрь , 20:05

Фатир отуыбызга һаман ышанмыйбыз!

6-8 сентябрьдә Башкортстан халкы республика Башлыгын сайлады.

Фатир отуыбызга һаман ышанмыйбыз!
Фатир отуыбызга һаман ышанмыйбыз!

Шунда ук сайлаулаучылар “Рәхмәт-2024” акциясендә дә катнаша алды. Акция кысаларында сайлау участогына килгән һәркем QR-билет алды. Шулай ук, аларга "Рәхмәт" браслетлары тапшырылды. Алар ярдәмендә сайлаучылар проект партнерларыннан төрле ташламаларга дәгъва итә алды.
— Без бүген өч фатир, “Нива” автомобиле, квадроцикллар, Сочи шәһәренә юллама һәм кыйммәтле башка призлар тапшырабыз. Җиңүчеләрне “БСТ” телеканалының “Сәлам” тапшыруында ачыкладык.
Акциядә барлыгы 1 миллионнан күбрәк кеше катнашты. Без 2,5 миллион QR-билет әзерләгән идек. Теркәлгәннәр генә шушы акциядә катнаша алды. Язгы сайлауларда да әлеге акцияне оештырган идек. Инде менә 6 сентябрьдән башлап бүләкләр таратабыз.
Халык бу акциядә бик теләп катнашты. Без бик күп гаиләгә шул рәвешле матур тәэссоратлар бүләк иттек.
Әлеге бүләкләрне отучылар өчен шиксез шатбыз. Ә кем бүләк ота алмаган, кәефен төшермәсен. Уңыш, һичшиксез, сезгә дә елмаячак! — диде “Рәхмәт” акциясен оештыручылар.
Фатир отучылар арасында Чишмә районының Югары Хутор авылыннан Әхмәдиевлар да бар.
— Хисләребезне әйтеп аңлатып бетерә алмыйбыз. Әлеге акцияне оештыручыларга рәхмәт!
Шәһәргә күчеп килү теләге күптән бар иде. Балалар үсә, аларны арытаба укытырга кирәк булачак. Әмма бу проблема шулай җиңел генә хәл ителер дип башка да килмәде, — ди укытучы булып эшләүче Руфина.
— Тавыш биргәч, хатыным билетны теркәвем белән кызыксынды. Мин: “Ю-юк, ышанмыйм мин ул хәлгә”, — дип җавапладым. Әмма ул үз сүзендә нык торды. Безгә шалтыратып, фатир отуыбызны әйткәч, ышанмадык. Яңадан үзебез шушы номерга шалтыратып карадык. Анда бу хәбәрнең дөрес булуын әйттеләр. Сайтка кереп номерыбызны карадык — чыннан да, безнең билет! Дөресен генә әйткәндә, һаман да ышанып булмый әле, — ди гаилә башлыгы Илмир.
Сайлаударда катнашучылар өчен 330 бүләк әзерләнгән булган. Бүген исә авылларда яшәүчеләр дә, шәһәрдә тавыш бирүчеләр дә шушы бүләкләрне оештыручылардан алу белән мәшгуль.

Фото: Гөлия Гәрәева.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: