Республиканың сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Гусев хәбәр иткәнчә, 2021 елдан Башкортстанда юл буе сервисын үстерү концепциясе гамәлдә. Бу вакыт эчендә 821 яңа объект төзелде һәм 824 гамәлдәге комплекс модернизацияләнде – бу максатларга 9 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп ителде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, юл буе сервисы – республика үсешенең перспективалы һәм инвестицион яктан кызыклы юнәлешләренең берсе.
– Безнең базар мондый объектларга бай түгел әле, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - «Инвестиция сәгате»нең берсен шушы темага багышларга тәкъдим итәм. Юл буе сервисы өлкәсендәге барлык компанияләрне чакырырбыз, аларның эшләре ничек барганын, нинди сораулар барлыгын белербез. Бу аларга алга таба үз йөкләмәләрен үтәү өчен этәргеч булачак.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Башкортстан Хөкүмәтенә Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм "Росимущество" белән берлектә КПМның (милициянең контроль пунктлары) буш территорияләрен юл буе комплексларын оештыру өчен файдалану мөмкинлеген карауны йөкләде.
Фото: glavarb.ru