+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 сентябрь 2024, 13:16

Уфада Халыкара форум уза

Уфа янә Халыкара форумны уздыру мәйданчыгына әверелде. 16-19 сентябрьдә Башкортстан башкаласында беренче тапкыр БДБ илләре иҗади һәм фәнни интеллигенциясенең XVII форумы уза.

Уфада Халыкара форум узаУфада Халыкара форум уза
Уфада Халыкара форум уза

БДБ илләренең 200гә якын вәкиле катнашкан масштаблы чара 2006 елдан бирле төрле илләрдә уза. Русиядә слет дүртенче тапкыр уздырыла. Өч тапкыр чара Мәскәүдә үтте.

БДБның фәнни һәм иҗади интеллигенциясе форумнары - БДБ киңлегендә ел саен үткәрелә торган гуманитар чараларның берсе, анда узган елга нәтиҗәләр ясала, уртак гамәлләрнең планнары тикшерелә, фән, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат, туризм, спорт, яшьләр белән эшләүнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр эшләнә.

Форумның «Бәйсез Дәүләтләр Берлеге: мәдәниятләрнең гомум кыйммәтләре һәм күптөрлелеге» дигән темасы, заманча чынбарлыкны исәпкә алып, хезмәттәшлек планнары турында фикер алышуны һәм өстенлекле юнәлешләрне һәм эш формаларын билгеләүне күздә тота.

Чараны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Азәрбайҗан Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, БДБ илләре дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фонды идарәсе рәисе Полад Бюльбюль оглы, Русия Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле, фонд идарәсе рәистәше Михаил Швыдкой һәм Бердәмлек илләренең иҗади һәм фәнни интеллигенциясенең башка вәкилләре катнашты.

- Хәерле көн хөрмәтле дуслар, кунаклар, форумда катнашучылар, - дип сәламләде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Башкортстанга рәхим итегез! Безнең өчен шундый форумның Уфада узуы - зур мәртәбә. Әлеге форум - гуманитар, шул ук вакытта мәгърифәтчелек. Хөрмәтле Полад Бюльбюль оглы һәм Михаил Швыдкой, сезгә шушы форумны бездә үткәрергә карар кылуыгыз өчен зур рәхмәт! Шулай ук Азәрбайҗан, Беларусь, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан һәм Төркмәнстан вәкилләрен сәламлим һәм рәхмәт белдерәм. Русия өчен шундый катлаулы вакытта сез - безнең терәгебез.

Пленар утырышларда һәм профильле секцияләрдә фән, мәгариф һәм сәнгать эшлеклеләре һөнәри хезмәттәшлекнең төрле аспектлары: мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең яңа форматлары, җәмгыять үсеше ресурсы буларак волонтерлык, мәдәниятара диалог формалаштырудагы интеграцион процесслар турында фикер алышачак.

Форумны оештыручылар булып БДБда катнашучы дәүләтләрнең Гуманитар хезмәттәшлеге дәүләтара фонды һәм Башкортстан Хөкүмәте тора.

Элегрәк язуыбызча, Радий Хәбиров БДБ илләренең иҗади һәм фәнни интеллигенциясе вәкилләре белән очрашты.

Фото: автор фотосы, Айрат Нурмухаметов

Уфада Халыкара форум уза
Уфада Халыкара форум уза
Автор:Денис Таваев
Читайте нас