Спорт карьерасы тәмамланганнан соң Ирина Константиновна сәяси эшчәнлеген башлый, аны хәзер дә дәвам итә.
Форумның беренче көненең кульминациясе булып сәнгать, фән һәм мәгариф өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен бирелә торган БДБ дәүләтара «Бердәмлек йолдызлары» премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. «Гуманитар эшчәнлеккә зур өлеш керткән өчен» номинациясендә бүләккә Бөтенрусия Мәктәп спорты федерациясе президенты, атказанган спорт мастеры Ирина Роднина лаек булды.
Ирина Роднина Башкортстан башкаласы турында түбәндәгечә белдерде:
- Юк, беренче тапкыр түгел. Мин монда Совет чорында ук булдым, соңгы елларда да Уфада даими булдым. Без сезнең башкалада бик күп чаралар үткәрәбез. Шәһәрне яхшы беләм кебек, ләкин килгән саен үзгәрешләрне сизәм, ниндидер яңалык күрәм. Биредә искиткеч почмаклар һәм урыннар барлыкка килә, бигрәк тә яшь кешеләр өчен. Сезнең Арт-квадрат бик ошады. Анда кызык, шәп һәм иркен, - диде ул.
Фото: mgazeta.com