Күктәге түп-түгәрәк тулы Айга игътибар иттегезме әле, дуслар? Бүген көзнең беренче супер Аена соклана алабыз. Сукояр йолдызлыгында тулган Ай гадәттәгедән зуррак күренәчәк, чөнки бу вакытта ул Җирдән якын арада булачак. Ай тулган вакытта Җиргә якында булса, бу супер тулган Ай дип атала. Шуңа да ул бүген гадәти Айдан 30 процентка яктырак һәм зуррак та күренәчәк.
Чынлыкта исә Ай өч көн рәттән тулы булып күренәчәк, шуңа күрә бу супер Айга 17-19 сентябрьдә сокланырга мөмкин булачак әле.
Ул шунысы белән дә кызыклы: бүген айның бер өлеше тотылуын күзәтергә дә мөмкин булачак. Мәскәү вакыты буенча 05:30 дан 06:16 га кадәр Айның бер өлеше Җир күләгәсе аша узачак.
Быел көн белән төннең тигезлеге 22 сентябрьгә туры килә, шуңа күрә 18 сентябрьдә тулган Айны “Уңдырышлы Ай” дип тә атыйлар.
Астрологлар бүгенге супер Айны энергиягә бай көн дип саный. Гороскоп буенча, артык энергияне иҗатка яки физик активлыкка юнәлтергә киңәш ителә. Югыйсә артык энергия уйланылмаган һәм импульсив гамәлләргә китерергә яки агрессия сәбәбе булырга мөмкин.
Бу вакытта Ай Сукояр билгесендә, Балык йолдызлыгы белән чиктә урнашкан, димәк, бу вакытта җитди карарлар кабул итәргә кирәкми, дип саный астрологлар. Алар бу вакыт табигатьтә актив ял итү яки сәяхәтләр өчен бик яхшы туры киләчәк, дип раслый.
Тулган Ай муллыкны җәлеп итү өчен дә яхшы вакыт. Моның өчен төнлә берничә кәгазь акча салынган кошелекны ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк.
Тулган Ай көннәрендә ачуланышырга һәм мөнәсәбәтләрне ачыкларга, бурычка акча алырга, кредитларны рәсмиләштерергә, артык күп ашарга, алкоголь кулланырга, Айга озак карап торырга, чәч кистерергә, кешедән үч алырга ярамый.
Автор фотосы.