+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 сентябрь 2024, 13:00

"Курайлы малай" үзенә күпләрне җәлеп итә

Бүген Уфага эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрь проспектында шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү белән танышты.

"Курайлы малай" үзенә күпләрне җәлеп итә"Курайлы малай" үзенә күпләрне җәлеп итә
"Курайлы малай" үзенә күпләрне җәлеп итә

Элеккеге «Искра» кинотеатры бинасы янында төбәк җитәкчесе «Курайлы малай» фонтаны янындагы мәйданны һәм «Семейный» скверын карап чыкты.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев хәбәр иткәнчә, фонтанны реконструкцияләгәндә диаметры 24 метрлы ике катлы яңа касә булдырганнар, шулай ук аны автомат рәвештә су дозалау станциясе һәм зарарсызландыру системасы белән җиһазлаганнар. Мәйданга эре юкәләр утыртылды.

– Тышкы касәдә су картинасын булдыру өчен томан барлыкка килү системасы каралган иде, бу фонтанны чын-чынлап инженерлык корылмасы итә, - дип өстәде Ратмир Мәүлиев. - Ә агач утырту урыннары турында урындагы халык белән фикер алыштык һәм аларның фикерен исәпкә алдык.

Моннан тыш, республика җитәкчесе һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы янәшәдә урнашкан элеккеге «Искра» кинотеатры бинасын файдалану буенча алдагы планнар турында фикер алыштылар. Ратмир Мәүлиев сөйләгәнчә, инвестор фитнес-үзәк, падел-теннис, шулай ук кафе һәм рестораннар, матурлык салоннары һәм укыту студияләре булачак күп функцияле киңлек булдырырга планлаштыра. Әлегә компания концепцияне эшли һәм партнер-арендаторларны эзли.

Төбәк Башлыгы шулай ук «Искра» артында Комсомол урамына якынрак урнашкан «Семейный» скверын карады. Биредә берничә зона – интерактив музыка почмагы, ял итү урыннары, шулай ук спорт һәм уен мәйданчыклары булдырылган. Халыкка уңайлы булсын өчен пандуслар, эскәмияләр, урналар һәм инфостендлар урнаштырганнар.

Башкортстан Башлыгы белән әңгәмәдә халык аңа скверны төзекләндергән өчен рәхмәт белдерде һәм балалар белән йорт янында уңайлы һәм хәвефсез йөрү мөмкинлеге барлыкка килүен билгеләп үтте.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас