Быел фестивальнең концепциясе Гаилә елына һәм Башкортстан башкаласының 450 еллыгына багышланган.
Чарада сөт һәм сөт продукциясе җитештерүче 40 предприятие катнаша. «Кашкадан» паркында традицион мәйданчыклар эшли: сәламләү стаканы, сөт ярминкәсе, фермерлар базары, сыр кибете, гастрономия зонасы.
Фестиваль кунаклары урамдагы Грибушин чәй фестивалендә була ала. Аны революциягә кадәрге чорда танылган чәй сатучы, сәүдәгәр Михаил Грибушин хөрмәтенә атаганнар. Табигый чәй яратучыларны берләштерә торган проект үлән җыю һәм эчемлекләр әзерләү традицияләрен яңарта.
Фестиваль кысаларында беренче мәртәбә «Башкорт балы» брендын үстерү өчен интерактив мәйданчыклары һәм остаханәләре булган «Бал ярминкәсе» уза. Биредә умартачылык музее, умартачылык продукциясен сату оештырылган.
Сөт бәйрәме быел ике көн дәвам итәчәк: 21 һәм 22 сентябрьдә.
Фото: Башинформ