Башкортстанда икенче "әбиләр чуагы" булачак. "Гисметео" порталы мәгълүматлары буенча, кыска вакытлы суытудан соң төбәккә яңадан җылы җәйге һава торышы киләчәк.
Киләсе атна ахырында республикада көннәр җылыныр дип фаразлана. Һава температурасы пәнҗешәмбе, 26 сентябрьдә күтәрелә башлый. Бу көнне һава +16 градуска кадәр җылыначак.
Ял көннәрендә, 28, 29 сентябрьдә +20 градуска кадәр җылыначак. Сентябрьнең соңгы көнендә +22 градуска кадәр булачак.
Шул ук вакытта коры һәм кояшлы һава торышы көтелә. Октябрь башында температура акрынлап төшә башлаячак.
Фото: i-gazeta.com