Сәвәләй авылындагы Дәваханә урамында урнашкан 7нче санлы йорт капиталь ремонт буенча төбәк программасына очраклы гына эләкмәде. Язлы-көзле анда яшәүчеләргә аеруча авырга туры килде: көчле яңгырлар вакытында түбәдән су үтә иде. Андагы 18 фатирда яшәүчеләр берничә тапкыр төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итте. Һәм, ниһаять, бу йорт 2024 ел планына кертелеп, ремонт башланды. Эшләр 6 миллион сумга төшәчәк. Аларны “Стройгрупп” җәмгыяте башкара.
Агымдагы елда шундый ук эшләр Кабак авылының Төзүчеләр, Константиновка авылының Яшьләр һәм Кырмыскалы авылының Бакча урамында урнашкан күпфатирлы йортларда үткәрелде. Билгеле булуынча, капиталь ремонт фондлары халыктан кергән түләүләрдән формалаша. Шуңа аларны вакытында түли барырга кирәк.