Бүген төнлә Уфа районында Йоматау станциясе авылында зур янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч, бер катлы өч йорт һәм өч гараж, шулай ук ике җиңел автомобиль: "Mitsubishi Lancer" һәм «ВАЗ-2114» януын ачыклаган.
Янгын сүндерүгә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты һәм Уфаның муниципаль янгын сагы вәкилләре тотынган. Бирегә 21 кеше һәм җиде берәмлек техника җәлеп ителгән. Уртак көч белән янгынны сүндерү мөмкин була. Инцидентта беркем дә зыян күрмәгән.
Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы ачыклый, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Фото: МЧС