Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров оператив киңәшмә барышында муниципалитет башлыкларының постларыннан күпләп китү күренешенә аңлатма бирде. Моның сәбәбе ─ 6 сентябрьдән 8 сентябрьгә кадәр узган сайлауларда.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, хәзер муниципалитетларның яңа вәкиллекле органнарын формалаштыру бара. Башлыкларның вәкаләтләре вәкиллекле органның вәкаләтләре тәмамлану белән бергә тәмамлана. Шуңа күрә 50 муниципалитетта башлыклар үз вәкаләтләрен тапшыра. Барысы да закон нигезендә башкарыла.
“Беркем дә вазыйфасыннан китми. Без билгеле бер кадрлар эше уздырдык һәм башкарабыз. Әйе, башлыкларның ниндидер зур булмаган өлеше өлкән яшьләре, сәламәтлек торышы буенча китәчәк. Күпчелек башлыклар конкурста катнашу өчен документларын бирәчәк, комиссияләр тиешле карарлар кабул итәчәк. Без кем киләчәген, кем калачагын беләбез”, –─ диде Радий Хәбиров.
Уфада “Сөт иле” фестивале быел беренче тапкыр яңа урында, Сипайловоның “Кашкадан” паркында үтте. Беренче вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов сүзләренә ярашлы, сәүдә мәйданчыкларында катнашучы предприятиеләр һәм фермерлар продукцияне уңышлы сатудан канәгать калган. Ярминкәдә 46 фермер хуҗалыгы, эре предприятиеләр, 41 умартачы катнашкан. Ике көн эчендә “Кашкадан” сөт-бал фестивалендә 100 меңгә якын кеше булган. Кергәндә кунакларга, һәрвакыттагыча, бер стакан бушлай сөт бирелгән, 1,3 тонна продукт эчелгән. Кунаклар, шулай ук, 40 мең порция туңдырма белән сыйланган.
Киңәшмәдә, шулай ук, күпбалалы гаиләләргә Русия Президенты указы белән билгеләнгән ярдәм чаралары турында сүз булды.
─ Музейларга, паркларга, күргәзмәләргә һәм шәһәр җир өсте авто- һәм электр транспортында бушлай йөрү кебек чаралар өстәлде. Республика шәһәрләрендә яшәүче күпбалалы гаиләләрдәге мәктәп укучылары 1 сентябрьдән транспортта бушлай йөри ала. Чара мохтаҗлык критериен исәпкә алмыйча кертелде, – дип белдерде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Ленара Иванова.
Бүген бу ташлама 7835 балага кагыла. Аны алу өчен гариза бирергә кирәк. Радий Хәбиров түрәләрнең игътибарын транспорт ташламасына гариза бирү процедурасын гадиләштерү зарурлыгына юнәлтте. “Яхшы эш эшләдек кебек, ә, асылда, халыкның канәгатьсезлеген күрәбез. Кешеләрне кәгазь артыннан куарга кирәкми, хәзер башка вакыт. Анда күпбалалы гаилә статусын раслаучы бер белешмә дә җитә”, – диде Радий Хәбиров һәм аны 7 октябрьгә кадәр эшләп бетерергә вакыт бирде.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы яңа уңыш чөгендереннән шикәр җитештерү республика ихтыяҗыннан 7 тапкыр артыграк булачак, дип фаразлый. Илшат Фазрахманов белдерүенчә, шикәр чөгендере уңышы рекордлы күләмдә – 2,4 миллион тонна көтелә. Бу шулкадәр күп, шикәр заводлары бу массаны апрельгә кадәр эшкәртәчәк, ә гадәттә эшкәртү гыйнвар-февральдә тәмамлана иде. Бүгенге көнгә шикәр чөгендере мәйданының 30 процентыннан уңыш җыеп алынган. 770 мең тонна яшелчә чыгарылган, уртача уңдырышлылык ─– гектарыннан 450 центнер (узган елда ─– 354 центнер). Шикәрлелек дәрәҗәсе дә югары ─– 15-16 процент.
“Башстат” җитәкчесе Илдар Заһидуллин чыгышында республиканың социаль-икътисади үсешенең аерым күрсәткечләренә тукталды. Әйтик, агымдагы елның апрель-июнь айларында гомум эшсезлек дәрәҗәсе 1,5 процент тәшкил иткән: бу ─ Башкортстанның хәзерге тарихында рекордлы минималь күрсәткеч. “Тормыш дәрәҗәсе арта”, – дип билгеләп үтте белгеч. Халыкның җан башына уртача акча кереме беренче яртыеллыкта 41880 сум тәшкил иткән, бу, узган елның беренче яртысындагы белән чагыштырганда, 8,6 процентка күбрәк. Гыйнвар-июньдә уртача айлык хезмәт хакы 63822 сум тәшкил иткән: үсеш ─– 18,7 процент, ә реаль хезмәт хакы, куллану бәяләре индексын исәпкә алып, 110,3 процент булган.
Чарада Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибовның Уфада үтәчәк “Русия — спорт державасы” XII Халыкара спорт форумына әзерлек барышы турында чыгышы да тыңланды.