+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 сентябрь 2024, 04:30

“Төзекләндерү эшләрен дәвам иттерәчәкбез”

Республика шәһәр һәм районнарында уңайлы мохит булдыруга зур игътибар бирелә Уфа буйлап эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының 14 сентябрьдә Ленин урамы, 26 адресы буенча ачылган яңа фирма кибетендә булды.

“Төзекләндерү эшләрен дәвам иттерәчәкбез”“Төзекләндерү эшләрен дәвам иттерәчәкбез”
“Төзекләндерү эшләрен дәвам иттерәчәкбез”
Нәшрият директоры вазыйфасын башкаручы Эльмира Хәйретдинова агымдагы елның февраленә кадәр кибетнең Октябрь проспектындагы зур булмаган бинада эшләве турында сөйләде.

– Хәзер аның өчен шәһәрнең Уфа халкы һәм туристлар арасында популяр булган тарихи үзәгендә иң кулай урын сайланды. Бу аеруча мөһим, чөнки “Китап” нәшрияты продукциясе Башкортстан брендын республикадан читтә дә танытырга ярдәм итә, – диде Эльмира Хәйретдинова.

Яңа киңлекнең гомум мәйданы – 182,8 квадрат метр, ул сәүдә залын һәм вакыйгалар зонасын үз эченә ала.

Кибеттә “Китап”, “Башкортстан энциклопедиясе” нәш­риятлары продукциясе, төрле телләрдә, шул исәптән башкорт, татар, урыс, удмурт, инглиз һәм немец телләрендәге мил­ли әдәбият тәкъдим ителгән, шулай ук, Русия нәшриятларының китапларын сатып алырга мөмкин. Балалар һәм классик әдәбиятка, иҗат өчен товарларга һәм “non-fiction”га аерым игътибар бирелгән. Кибет Урыс география җәмгыятенең, Русия хәрби-тарихи җәмгыятенең эксклюзив китапларын да тәкъдим итә. Моннан тыш, “Китап”та сувенир продукциясе, шул исәптән Уфаның 450 еллыгына багышланган продукция, шулай ук Башкортстан символикасы белән сувенирлар бар.

Кибеттә булганда республика Башлыгы яңа мәдәни киңлекне карап чыкты һәм мактаулы кунаклар китабында теләкләрен язып калдырды. Шулай ук, Радий Хәбиров үзе һәм гаиләсе өчен китаплар сатып алды.

– Мифтахетдин Акмул­ланың төп үгет-нәсыйхәте: “Башкортларым, уку кирәк!” Ләкин акыл иясенең барлык буыннар өчен бик күп башка мөһим васыятьләре дә бар. Китапларын яңадан укыйсым килә, – диде төбәк җитәкчесе. – “Китап”ның хәзер Уфа үзәгендә урнашуы бик яхшы. Ул шәһәр халкын һәм республика башкаласы кунакларын җәлеп итү ноктасы булачак.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев кибет янында буккроссинг – кешеләр үзләренә ошаган әдәбият белән уртаклаша алсын өчен киштәләр урнаштырырга тәкъдим итте.
* * *
Радий Хәбиров Октябрь проспектында шәһәрнең иҗ­тимагый киңлек­ләрен төзекләндерү белән танышты.

Элекке “Искра” кинотеатры бинасы янында төбәк җи­тәкчесе “Курайлы малай” фонтаны янындагы мәйданны һәм “Гаилә” скверын карады.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев хәбәр итүенчә, фонтанны реконструкцияләгәндә диаметры 24 метрлы ике катлы яңа касә урнаштырылган, су дозалау станциясе һәм зарарсызландыру системасы белән җиһазландырылган. Мәйданга юкәләр утыртылган.

– Тышкы касәдә су картинасын булдыру өчен томан барлыкка килү системасы каралган иде, бу фонтанны чын-чынлап инженерлык корылмасы итә, – диде Ратмир Мәүлиев. – Ә агач утырту урыннары турында урындагы халык белән фикер алыштык һәм аларның фикерен исәпкә алдык.

Моннан тыш, республика җитәкчесе һәм Уфа шәһәре хакимияте башлыгы янәшәдә урнашкан элекке “Искра” кинотеатры бинасын файдалану буенча планнар турында фикер алыштылар. Ратмир Мәүлиев белдерүенчә, инвестор фитнес-үзәк, падел-теннис, шулай ук кафе һәм рестораннар, матурлык салоннары һәм укыту студияләре булачак күпфункцияле киңлек булдырырга планлаштыра. Әлегә компания концепцияне эшли һәм партнер-арендаторларны эзли.

Төбәк Башлыгы, шулай ук, “Искра” артында урнашкан “Гаилә” скверын карады. Биредә берничә зона – интерактив музыка почмагы, ял итү урыннары, шулай ук спорт һәм уен мәйданчыклары булдырылган. Халыкка уңайлы булсын өчен пандуслар, эскәмияләр, урналар һәм инфостендлар урнаштырылган.

Башкортстан Башлыгы белән әңгәмәдә халык аңа скверны төзек­ләндергән өчен рәхмәт белдерде һәм балалар белән йорт янында уңайлы һәм хәвефсез йөрү мөм­кинлеге барлыкка килүен билгеләп үтте.

Башкортстан Башлыгы Уфа курчак театры янындагы скверда булды.

Исегезгә төшерәбез: биредә Русиянең 1,8 метрга кадәр биеклектәге 12 иң эре архитектура корылмасы, шул исәптән Башкортстан терри­ториясендә урнашкан масштаблы күчермәләр урнаштырылган. Халык Василий Блаженный соборын, Исаакий соборын, “Ватан-ана чакыра” һәйкәлен, “Карлыгач оясы” замогын, “Шүлгәнташ” музей комплексын һәм башкаларны күрә ала.

Моннан тыш, скверда балалар мәйданчыгын төзек­ләндерү төгәлләнеп килә.

Журналистлар белән әң­гәмәдә Башкортстан Башлыгы Курчак театры янындагы территорияне төзекләндерүдән алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
– Мәйданчык бик матур килеп чыккан. Миниатюралар аллеясен тулыландырырга планлаштырабыз, – диде Радий Хәбиров. – Театрда яңа сезон башланды. Безгә гастрольләр белән Образцов исемендәге дәүләт академия үзәк курчак театры килә. Безнең театрда артистлар өчен уңайлылык дәрәҗәсе – иң югары. Мин бик шат, чөнки бу – балаларыбызга зур бүләк. Биредә яхшы әкиятләр күрсәтелә, балалар ата-аналары белән ял итәчәк, гаилә белән кафеда утырырга, аллея буйлап йөрергә мөмкин. Ассызыклап әйтәм, башкалабызда уңайлы шәһәр мохитен үстерү буенча эшләр дәвам итәчәк.
* * *
Арытаба Радий Хәбиров Калинин районындагы Нефтехимиклар паркында булды. Төзекләндерүнең икенче чираты кысаларында анда парк янындагы өч скверны тәртипкә китерә­ләр.

Исегезгә төшерәбез: үткән елның июнендә төбәк җи­тәкчесе башлангычы белән Нефтехимиклар паркы территориясен реконструкцияләү һәм төзекләндерү буенча күләмле проект төгәлләнде. Аның тарихи йөзен саклап калу өчен керү урынында хәтта табигый таштан биек колонналы арканы тергез­гәннәр.

Хәзер төзүчеләр парк янындагы территорияне тө­зекләндерү белән шөгыль­ләнә. 6800 данә юл һәм тротуар бордюрлары урнаштырылган, 5,77 мең квадрат метр юл һәм 1,5 мең квадрат метр тротуар асфальтланган, тагын 12,5 мең квадрат метр тротуар плитәсе җәелгән, 70 төп агач утыртылган, инженерлык комму­никацияләре салынган һәм яктырту системалары урнаштырылган. Чиратта – кече архитектура формаларын урнаштыру. Объ­ектның әзер­леге – 90 процент.

Подрядчы оешма вәкил­ләре хәбәр итүенчә, объектта көн саен 20 кеше һәм 5 берәмлек техника эшли. Төзекләндерүне ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Шәһәр халкы Башкортстан Башлыгы белән аралашканда бөтен гаилә белән рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин булган искиткеч киңлек өчен рәхмәт белдерде.
“Нефтехимиклар” мәдә­ният сарае каршындагы Ильич скверындагы атаклы фонтанга аерым игътибар бирелә. Биредә төзүчеләр фонтан касәсен һәм насос камерасын әзерләгән, инженерлык ком­муникацияләрен яңарткан. Яңа фонтан заманча булачак, яктыртылачак, ә үзәк агымның биеклеге дүрт метрга җитәчәк. Бу объект буенча эшләрне киләсе елның җәендә тәмамлау планлаштырыла.

Радий Хәбиров, шулай ук, шәһәр җитәкчелеге һәм подрядчы оешма вәкилләре белән мәдәни мирас объектын – Беренче Май урамындагы “Җиңү” кинотеатрын реконструкцияләү барышы турында фикер алышты. Планда – тарихи фотосурәтләр нигезендә фасадларның төсләрен тергезү. Шул ук вакытта проект фасадларның гамәлдәге композицион алымнарын үзгәртүне күздә тотмый. Һәйкәлне саклау өчен фундамент һәм диварлар ремонтланачак, түбә элемент­ларының бер өлеше яңартылачак, декоратив элементлар чистартылачак, керү төркеменең югалган элементлары, баскыч киртәләре һәм интерьерның тарихи кыйм­мәтле элементлары тер­гезеләчәк. Шул ук вакытта объектны заманча шартларда файдалану өчен җай­лаштырачаклар, шул исәптән лифт, өстәмә баскычлар, заманча инженерлык җи­һаз­лары урнаштырылачак. Эшләр тәмамлангач, биредә Яшь тамашачы театры урнашачак.

– Без Нефтехимиклар паркын мәдәни нокта буларак карыйбыз. Асылда, Уфаның бөтен парк системасы җимерек хәлдә иде. Без шәһәр паркларының күпче­леген тәртипкә китердек, әле эшлисе бар, – диде Радий Хәбиров. – Хәзер без кечкенә урамнарны ремонтлауга күчәбез, һәр ишегалдында тәртип урнаштырырга тиешбез. Сүз Уфа турында гына түгел, ә барлык шәһәрләр һәм эре район үзәкләре турында да бара. Без моңа күп игътибар һәм акча бүләбез. Бу “яшәү өчен уңайлы шартлар” дип атала. Кешеләр моны яхшы тоя.
* * *
Радий Хәбиров төбәк әһә­миятендәге мәдәни мирас объектында – Телеүзәк артындагы Алтай урамында урнашкан Су башнясында булды. Аның янәшә­сендәге территория шәһәр хакимияте башлангычы белән төзек­ләндерелә.

1900-01 елларда Уфа суүткәргечен төзү кысаларында булдырылган борынгы бина күп еллар буена тиешенчә файдаланылмый, ләкин бу урынга шәһәр халкы һәм туристлар килергә ярата. Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев хәбәр итүенчә, су башнясын муниципаль милеккә тапшырганнан соң бинаны рекон­струкцияләү проектын эш­ләргә планлаштыралар.

Объект территориясен төзеклән­дерүгә быел җәй керешкәннәр. Төзүчеләр тротуар плитәсен җәя, тышкы яктырту җиһазлары урнаштыра.

Радий Хәбиров төзек­ләндерү барышы белән танышты һәм мәдәни мирас объектын киләчәктә үстерү планнары турында фикер алышты. Ратмир Мәүлиев, проект Агыйделгә караган эскәмияләр белән манзара мәй­данчыгын төзекләндерүне һәм агачлар утыртуны күздә тота, диде. Планда, шулай ук, яр буенда җәяүлеләр өчен баскыч урнаштыру.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас