+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 сентябрь 2024, 05:34

Беренче кар кайчан явачак?

Башкортстан синоптиклары үз фаразын белдерде.

Беренче кар кайчан явачак?Беренче кар кайчан явачак?
Беренче кар кайчан явачак?

Метеорологлар якындагы айга Уфада һава торышы фаразы белән бүлеште. Тиздән Башкортстан башкаласында бик нык суытачак.

Бүген Уфада көндезге температура нибары +14 градус тәшкил итәчәк. Аннары икенче "әбиләр чуагы" киләчәк: 26 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр термометр баганалары көндез +16дан +22 градуска кадәр тирбәләчәк.

7 октябрьдә сизелерлек суытачак. Көндез температура нибары +8 градус, төнлә -3 градус булачак. 8 октябрьдә көндез +3 градуска кадәр суыта.

Беренче карны метеорологлар 14 октябрьдә фаразлый.

Фото: Башинформ агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас