Башкортстан Республикасын Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжыннан «Челтәр һәм система администраторы» белгечлеге буенча производствода укыту мастеры Никита Пиндюрин тәкъдим итәчәк. Финалда Русия Федерациясенең 89 субъектыннан төбәк этапларында җиңүчеләр катнашачак, алар укуга уникаль якын килү һәм студентларны практик әзерләүнең алдынгы технологияләрен күрсәтәчәк.
– «Ел мастеры» Бөтенрусия конкурсы урта һөнәри белем бирүне үстерүдә мөһим адым булып тора. Аны уздыру, производствода белем бирүнең иң яхшы педагогларын һәм мастерларын ачыклап кына калмыйча, алдынгы тәҗрибә һәм инновацион идеяләр белән уртаклашу өчен дә платформа булдыра. Һәр катнашучы үз өлкәсендә белгеч кенә түгел, ә хезмәттәшләре һәм студентлары өчен илһам чыганагы да, – дип сөйләде Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин.
Башкортстанда конкурсның сайлап алу этабында республиканың 70тән артык колледжыннан 133 конкурсант катнашкан иде. Төбәк этабына производствода белем бирүче 7 мастер һәм колледж укытучылары үтте.