Уфада әлеге вакыйга уңаеннан автоузыш узды. Аны «Алга-Патриот» республика спорт-патриотик үзәге оештырды. Автойөрүдә 70 автомобильдә 150гә якын кеше катнашты. Алар башкала урамнары буйлап Русия, Башкортстан Республикасы, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, Башкортстан батальоннары һәм иҗтимагый оешмалары байракларын күтәреп барды.
Чара «Нефтяник» стадионы артындагы парковкада ачык дип игълан ителде. Автоузышта катнашучылар тиз арада флагларны машиналарга беркетте. Машина йөртүчеләр белән шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында инструктаж үткәрделәр.
- Азат ителгән төбәкләрдә яшәүчеләр, илебез составына керү өчен тавыш биреп, үзләренең сәяси һәм гражданлык статусын билгеләде. Бүген 29 төбәк министрлыгы һәм ведомствосы, иҗтимагый оешмалар катнаша торган автойөрү Ватан тарихындагы бу истәлекле датага багышлана, — дип аңлатты «Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Виктория Степаненко.
- Бүген без әһәмиятле датаны билгеләп үтәбез. Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләрнең 87 проценттан күбрәге Русиягә кире кайтырга теләде. Президент Владимир Путинга шундый бердәнбер дөрес карар кабул иткәне өчен һәм республика Башлыгы Радий Хәбировка бу төбәкләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт. Без дә читтә кала алмадык: автойөрешкә оешма вәкилләре, безнең активистлар һәм битараф булмаган гражданнар, үз иленең патриотлары кушылды. Без яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итәргә телибез. Мин үзем анда берничә тапкыр бардым, адреслы посылкалар илттем, тагын да барырга җыенам. Мариуполь, мәсәлән, соңгы вакытта танымаслык булып үзгәрде. Кешеләр бөек илдә ничек яшәргә мөмкин икәнен тойды. Без, һичшиксез, җиңәчәкбез, арытаба бары тик тыныч тормыш корырга гына калачак. Бу бәйрәмне без тагын берничә тапкыр билгеләп үтәчәкбез һәм Русиягә дә, яңа төбәкләргә дә кирәк булган Җиңү өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне һәрвакыт истә тотачакбыз, - дип ассызыклады «Алга-Патриот» спорт-патриотик үзәге директоры Ринат Хәбиров.
Әлеге колонна, Җиңү паркы яныннан узып, Октябрь проспекты, Әй урамы, Салават Юлаев проспекты буйлап барды. Аннары катнашучылар Чишмә районындагы Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» паркына юнәлде. Ачык һавадагы хәрби техника музеенда һәм «Партизан авылы»нда алар өчен экскурсия уздырдылар.