Республикада соңгы көннәрдә кояшлы җылы һава торышы сөендерә. Синоптиклар фаразы буенча, төбәк халкын бу атна ахырына кадәр аяз көннәр көтә. Шуннан соң һава температурасы акрынлап төшә башлаячак, ә күк йөзен болытлар каплаячак.
Һава торышы 9 октябрьдән бозыла башлар дип көтелә. Термометр баганалары +12 градуска кадәр төшәчәк һәм алга таба тагын да түбәнәячәк. Элегрәк метеорологлар, беренче кар 14 октябрьдә явачак, дип фаразлаган иде, әмма төгәлрәк фаразлар буенча аны 20нче октябрьдән дә иртәрәк көтәргә түгел. Былтыр Башкортстанда беренче кар 21 октябрьдә яуган иде.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: һава температурасының түбәнәюе җылыту сезоны башлану белән турыдан-туры бәйле. Тышта биш көн рәттән +8 градус торса, җылы бирәчәкләр.
Автор фотосы.