+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 октябрь 2024, 16:56

Санкт-Петербург белән безне тарих та берләштерә

Башкортстан Хөкүмәтендә Санкт-Петербург Закон чыгару җыелышы Рәисе Александр Бельский белән очрашу булды.

Санкт-Петербург белән безне тарих та берләштерәСанкт-Петербург белән безне тарих та берләштерә
Санкт-Петербург белән безне тарих та берләштерә

Төньяк башкала делегациясен сәламләп, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Санкт-Петербург белән Башкортстанны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, сугыш елларында Ленинградтан эвакуацияләнгән предприятие һәм учреждениеләр, гади гражданнар республиканың хәзерге йөзен формалаштыруга зур өлеш керттеләр.

- Узган елның августында Русиянең икенче башкаласында Башкортстан Республикасы көннәре узды. Алар нәтиҗәләре буенча безнең барлык килешүләребез һәм перспектив инициативаларыбыз 2024-27 елларга төбәкләр арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча «юл картасы»нда системага салынды.

Санкцион басым һәм махсус хәрби операция шартларында икътисади хезмәттәшлекнең яңа форматларын табу һәм гамәлгә ашыру мөһим. Шуларның берсе - пилотсыз авиацияне үстерү. Берничә ел элек безнең делегация Санкт-Петербургта бу өлкәне өйрәнү максатыннан күп кенә предприятиеләрдә булды. Һәм, тәҗрибә алмашу нәтиҗәсендә, без илдә пилотсыз авиация кластерын булдырган һәм безгә пилотсыз очкычларны сертификацияләгәнче үк аларны күккә күтәрергә мөмкинлек бирә торган эксперименталь-хокукый режим алган беренче төбәк булдык.

Башкортстан предприятиеләре Санкт-Петербургның 30дан артык эре предприятиесе белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Болар - автомобиль төзелеше дә, вагон төзелеше дә, дәүләт оборона заказының судно төзелеше дә, – диде Андрей Назаров.

Санкт-Петербургның Закон чыгару җыелышы Рәисе Александр Бельский, үз чиратында, Башкортстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Санкт-Петербург һәм Башкортстан Русия Дәүләт думасында закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар арасында алдынгы урыннарны били.
Бу уңайдан очрашуда катнашкан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Русия Федерациясендә субъектлар күп, әмма Санкт-Петербург дәүләтебез тарихында аеруча күренекле урын алып тора, дип өстәде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас