-7 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 октябрь , 20:33

Туризм һәм логистика буенча яңа проектларга нигез салына

Бүген Республика йортында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров рәислегендә чираттагы «Инвестиция сәгате» булды.

Туризм һәм логистика буенча яңа проектларга нигез салына
Туризм һәм логистика буенча яңа проектларга нигез салына

Утырыш кысаларында икътисадның, туризмның, транспорт һәм логистиканың төрле тармакларында яңа проектлар тәкъдим ителде.

«Дүрт сезон-Жилстройинвест" махсуслаштырылган төзүче" җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Мәхмүтова утырышта Уфаның Октябрь районында актив ял итү, аква-термаль зоналары, бассейннары, тау чаңгысы һәм тюбинг трассалары булган күпфункцияле кунакханә-туристлык һәм сәламәтләндерү комплексы төзү проектын тәкъдим итте. Проект 10 миллиард сумга бәяләнә, шул ук вакытта компания 5 миллиард сум үз акчаларын кертәчәк. Проектны гамәлгә ашыру 900дән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Республиканың Инвесткомитеты проектка, инвесторга салым ташламалары биреп, өстенлекле статус бирде. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, проект төбәк өчен актуаль һәм Башкортстанда эчке туризмның даими үсеше тенденциясенә бәйле рәвештә перспективага ия.

Бөрҗән районында «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексы янында 20 номерлы модульле кунакханә төзү проектын «Архпроектнаследие» җәмгыяте җитәкчесе Азат Монасыйпов тәкъдим итте. 1 гектардан артык мәйданда әлеге төзелешнең бәясе 80 миллион сум тәшкил итә, шуның 50 миллион сумы - инвесторның үз акчасы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: