Укытучыларны мәгариф һәм фән министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин котлады.
- Һичшиксез, кешенең һәр казанышы һәм ачышы артында без горур итеп укытучы дип атаган кеше тора! Нәкъ менә сез белемгә омтылыш, дөньяны танып-белүгә һәм аннан соңгы уңышларга омтылыш тудырасыз. Җәмгыятебез үсешендә укытучының роле бик әһәмиятле, чөнки нәкъ менә сез киләчәк буынны формалаштырасыз, - дип ассызыклады Илдар Мәүлетбирдин.
Исегезгә төшерәбез: быел иң яхшы укытучыларга педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен премияләр тапшыру конкурсында җиңүчеләргә 200 мең сум бирелә.