Өйрәнүләр катнашучылар саны һәм географиясе буенча иң күләмлесе булды. 26 илнең: БДБ илләре, Африка, Азия, Европа һәм Көньяк Америкадан санитар-эпидемиологик хезмәтләрнең, медицина оешмаларының, фәнни һәм мәгариф учреждениеләренең 150 белгечен җыйды.
Катнашучыларга видеомөрәҗәгать белән Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова чыгыш ясады.
- Инфекцияләргә каршы тору элеккечә тотрыклы социаль-икътисади үсешкә илтүче юлда иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Аның карары төрле дәүләтләрнең ачыктан-ачык һәм даими хезмәттәшлегеннән, мәгълүмат алмашу механизмнарыннан һәм йогышлы хәвефләргә җавап бирүнең бердәм алгоритмнарыннан башка мөмкин түгел, - дип билгеләде Татьяна Голикова. - Русия ил эчендә дә, аннан читтә дә йогышлы авыруларны профилактикалау эшенә тугры булып кала, бөтен дөнья буйлап аларның кадрлар, лаборатория һәм фәнни потенциалын үстерү өчен ике дистәдән артык илгә ярдәм күрсәтә.
"Роспотребнадзор" башлыгы Анна Попова өйрәнүләрне ачу тантанасында куркыныч инфекцияләр таралуга каршы тору мөһимлеген ассызыклады.
Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров билгеләп үткәнчә, мондый чаралар округ өчен бик актуаль. Аның сүзләренчә, санкцияләргә карамастан, Идел буе төбәкләре чит ил элемтәләре өчен ачык. Биредә халыкара чаралар, бизнес-миссияләр уза. Округның кайбер төбәкләре чит илләр белән чиктәш, шуңа күрә күрше дәүләтләрдә теләсә нинди хәл-шартлар даими мониторинг һәм санитар-эпидемия хезмәтләренең максималь әзерлеген таләп итә. Үз чиратында, безнең округ федераль проектта актив катнаша, ул "Илнең санитар калканы" дип атала. Проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла.
Фото: ПФО.