Хөкүмәтнең кичә үткән оператив киңәшмәсе башында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады. “Без барыбыз да аңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек телибез. Илебездә шундый Президент булганы өчен рәхмәт белдерәбез. Без аңа ышанычлы таяныч һәм терәк булырга, моның өчен барысын да эшләргә тиеш”, ─– диде төбәк җитәкчесе.
Мәскәүдә үткән “Пушкин картасы” премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Башкортстан шушы дәрәҗәле премиягә лаек булды. Республика программаны гамәлгә ашыру буенча иң яхшы ун төбәк арасына керде. Радий Хәбиров мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Әминә Шәфыйковага “Пушкин картасы”ның ничек эшләвен даими анализларга һәм яңа мөмкинлекләр барлыкка килгәндә аларны аның эш даирәсенә кертергә кушты.
Башкортстанда быел урып-җыю катлаулы һава шартларында барды. Яңгырлар күп яву сәбәпле, республика Башлыгы күрсәтмәсе белән гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов хәбәр итүенчә, артык дымланудан 373 хуҗалык, 450 мең гектарга якын чәчүлек зыян күргән, 179 мең гектар мәйданда уңыш һәлак булган. Быел беренче тапкыр барлык мәйданнарның 20 проценты страховкаланган иде. Бүген аграрийлар страховка түләүләрен ала башлаган, аларга 76 миллион сумнан артык акча күчерелгән.
Әлегә Башкортстан аграрийлары тарафыннан бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарының 92 проценты чабылган, 2,962 миллион тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 27,7 центнер тәшкил итә. Шикәр чөгендере уңышы мәйданнарның яртысыннан җыеп алынган. Уртача уңыш ─– гектарыннан 460 центнер. Чишмә һәм Раевка шикәр заводлары тулы куәтенә эшли. Предприятиеләр киләсе елның 1 апреленә кадәр эшләячәк дип көтелә. Агымдагы сезонда 300 мең тоннага якын шикәр җитештерү планлаштырыла.
Башкортстанның Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге җылыту сезонына әзерлек барышында 660 хокук бозу очрагын ачыклаган, 95 кисәтү ясаган. Бу хакта торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте. Хокук бозуларның 80 проценты инде бетерелгән.
Башкортстанда медицина колледжларын һәм БДМУ тәмамлаучыларның мәгълүмат банкын формалаштыралар. Реестрда “аларның траекториясен дөрес формалаштыру өчен” барлык булачак белгечләр турында мәгълүмат җыела, дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин. Бердәм мәгълүматлар базасы булачак медицина хезмәткәрләренә белем бирү этабында һәм диплом алганнан соң эшкә урнашуда ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Министрлык мәгълүматлары буенча, быел республиканың медицина колледжларына 2513 кеше укырга кергән. Шулардан 1350 студент бюджет нигезендә белем ала. Өстәмә рәвештә абитуриентлар өчен Нефтекама, Учалы һәм Октябрьский шәһәрләрендә, шулай ук, Дуван районының Мәсәгуть авылында медицина колледжларының дүрт филиалы ачылган, аларда ел саен өстәмә рәвештә 150 студент белем алачак.
Айрат Рәхмәтуллин медицина өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителешне яхшырту буенча тәкъдимнәр кертте. Аның сүзләренчә, кадрлар кытлыгын бетерү һәм белгечләрне урыннарда калдыру өчен шәһәр һәм район хакимиятләренә медицина хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү зарур. Агымдагы елның беренче яртысында 100 белгеч торак алган: 11 кешегә фатир социаль найм буенча бирелгән, 25 медицина хезмәткәре хезмәт торагына урнашкан, 64 кеше тулай торактан бүлмәләр белән тәэмин ителгән. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында 2020 елдан 19 муниципалитетта наем килешүе буенча торак төзү һәм сатып алу мөмкинлеге бар. 14 муниципалитетта табиблар һәм урта медицина персоналы торак шартларын социаль түләүләр исәбенә яхшырткан.