Төбәк җитәкчесе «Башкортстан ихаталары» республика программасы кысаларында иҗтимагый киңлекне комплекслы төзекләндерү белән танышты.
Ишегалды территориясен яңартуга 16 миллион сумга якын акча юнәлтелгән. Бу акчаларга юллар, тротуарлар һәм җәяүлеләр юллары ремонтланган, балалар мәйданчыгы урнаштырылган. Моннан тыш, ишегалдында автомобиль парковкасын киңәйткәннәр, урам яктыртуларын модернизацияләгәннәр, видеокүзәтү камералары урнаштырганнар һәм яшелләндерү үткәргәннәр.
Башкортстан Башлыгы йортларда яшәүчеләр белән аралашты, алар Радий Хәбировка ишегалды территориясен яңартуы өчен рәхмәт белдерде. Шота Руставели урамындагы 37нче йортта яшәүчеләр шулай ук республика җитәкчесеннән түбәгә капиталь ремонт ясау мәсьәләсендә ярдәм итүен сорады. Төбәк Башлыгы төбәк операторына капиталь ремонтны 2025 елга планлаштырырга кушты.
- Әгәр өйдә түбәдән су ага икән, подъездда нинди матурлык яки фатирларда нинди уңайлылык турында сөйләргә мөмкин?! Без инде өченче ел түбәләрне ремонтлауга республика бюджетыннан акча бүлеп бирәбез. Быел сумма 450 миллион сумнан артык тәшкил итте, - диде Радий Хәбиров.
Аралашу вакытында халык шулай ук Непейцев дендропаркын төзекләндерү мәсьәләсен күтәрде. Бу - Шота Руставели, Адмирал Макаров һәм Уфа шоссесы урамнары арасында урнашкан 23,8 гектар мәйданлы табигый һәйкәл. Радий Хәбиров халыкка төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен Уфа мэриясенә җибәрергә тәкъдим итте.
Искәртеп узабыз, быел республика башкаласында 10 ишегалды территориясе төзекләндерелде, аларда күпфатирлы 33 йорт урнашкан. Бу максатларга 237 миллион сум бүленгән. Республика Башлыгы «Башкортстан ихаталары» программасының актуальлеген ассызыклады.
- Халык бу проектны уңай бәяли, дәүләтнең аларга ярдәм итүен күрә. Иң мөһиме - төзекләндерү вакытында без һәрвакыт тыныч атмосфера мөһим булган өлкән яшьтәге кешеләр, физик активлык кирәк булган балалар һәм ишегалларына транспорт белән керү мөмкинлеген бәяләгән автомобиль йөртүчеләр арасында баланс табарга тырышабыз, - диде Радий Хәбиров. - Баланс таба алган җирдә бик яхшы пространстволар барлыкка килә.
Фото: glavarb.ru