+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 октябрь 2024, 06:04

Республика журналистлары күренекле хезмәттәшләрен искә алды

Бүген - революционер, дәүләт эшлеклесе, публицист Шаһит Ходайбирдинның туган көне. Бу уңайдан Уфада республика журналистлары аның Матбугат йорты каршындагы һәйкәленә чәчәкләр салды.  

Республика журналистлары күренекле хезмәттәшләрен искә алдыРеспублика журналистлары күренекле хезмәттәшләрен искә алды
Республика журналистлары күренекле хезмәттәшләрен искә алды

Каләм осталары республиканы оештыручыларның берсе булган күренекле хезмәттәшләрен җылы сүзләр белән искә алды, аның бәяләп бетергесез эшләрен искә төшерде.

— Матбугат йорты каршындагы бу мәһабәт һәйкәлгә елына ике тапкыр — Матугат һәм Республика көннәре алдыннан чәчәкләр салу безнең матур традициягә әверелде, — диде Республика Журналистлар берлеге җитәкчесе Вәдүт Исхаков. — Шаһит Ходайбирдин - безнең өчен күп, нәтиҗәле эшләр башкарырга өлгергән хезмәттәшебез, аның эше дәвам итәргә тиеш.

Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреатлары да үз чыгышында бу фикерне дәвам итте. Чыгышларда заманча журналистикага яшьләрне җәлеп итү кирәклеге мәсьәләләре дә күтәрелде. Быел Шаһит Ходайбирдин премиясенең күләме дә артуы — 500 мең сумга җитүе искә алынды. Бу дәүләт бүләге Башкортстанда 35 ел дәвамында ел саен зур уңышларга ирешкән каләм осталарына тапшырылып килә.

 

Республика журналистлары күренекле хезмәттәшләрен искә алды
Республика журналистлары күренекле хезмәттәшләрен искә алды
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас