Форум кысаларында кичә «Агроэкспорт» федераль үзәге «Русия төбәкләренең авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау» темасына панель дискуссиясе оештырды. Ул федераль һәм төбәк хакимияте органнары, финанс секторы һәм тармак вәкилләрен җыйды, алар авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча проектларны гамәлгә ашыруда прогресс, шулай ук актуаль тенденцияләр һәм Русия продуктларын халыкара базарларга чыгаруның иң яхшы ысуллары турында фикер алышты.
Чараның төп спикерларының берсе Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов булды.
Ул хәбәр иткәнчә, сентябрь ахырына булган мәгълүматларга караганда, республика 450 мең тоннадан артык агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлаган.
- Бүген безнең алда максат - 2030 елга экспортны 651,2 миллион долларга кадәр арттыру, ягъни 2021 елдагыга караганда, ике тапкыр, - диде ул.
Башкортстан аграрийлары үз продукциясен дөньяның 44 иленә җибәрә. Төп импортлаучы илләр арасында Һиндстан (38,5%), Иран (15%), Казахстан (13%) һәм Латвия (9,2%).