+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 октябрь 2024, 15:20

Радий Хәбиров Башкортстан халкын Республика көне белән котлады

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады. Чара «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды.  

Радий Хәбиров Башкортстан халкын Республика көне белән котладыРадий Хәбиров Башкортстан халкын Республика көне белән котлады
Радий Хәбиров Башкортстан халкын Республика көне белән котлады

- Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле дуслар! Хөрмәтле кунаклар! Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме – Башкортстан Республикасы көне белән котлыйм! Бүген безнең белән ышанычлы дусларыбыз, тугандаш илләр һәм Русия төбәкләре делегацияләре. Абхазия Республикасы Президенты Аслан Георгиевич Бжанияны, Донецк Халык Республикасы Башлыгы Денис Владимирович Пушилинны чын күңелдән сәламлим!

Безнең белән шулай ук Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Витальевич Соловьев та бар. Инде берничә ел Башкортстан Красный Лучны үстерүдә шефлык ярдәме күрсәтә. Соңгы сәфәрдә без шәһәр тормышында чыннан да зур үзгәрешләр күрдек, ул күз алдында матурлана. Кешеләр кичләрен балалар белән урамда йөри, аларның йөзләрендә ихлас елмаюларны күрү бик күңелле.

Кадерле дуслар, безнең өчен мөһим булган бу бәйрәмне безнең белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Без җылы мөнәсәбәтләребезне, тыгыз хезмәттәшлегебезне кадерлибез.

Бүген колоннада – Уфаның тагын бер визит карточкасын ачу Абхазия белән ныклы дуслык символы булды. Без бу күркәм традицияне дәвам итәчәкбез һәм башкалабызны якын төбәкләр һәм илләр белән туганлык бәйләнешләрен гәүдәләндерүче истәлекле һәйкәлләр белән бизәячәкбез, - диде Радий Хәбиров.

Тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/184202.html

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас