+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 октябрь , 13:48

"Ялгыз яшәү рәхәт бит ул!"

"Тиздән гаилә корып яшәү бөтенләй онытылачак", ди социаль челтәрдә бер язылучыбыз.

"Ялгыз яшәү рәхәт бит ул!"
"Ялгыз яшәү рәхәт бит ул!"

"Ялгызлар күп, дип сөйлиләр. Аннары"өйлән, кияүгә чык" дигән кебек сүзләр китә. Ә бит, дөреслектә, ялгызларның, аеруча хатын-кызларның, берсе дә парлы булырга ашыкмый.

Совет заманында кеше никахлы булырга тиеш иде. Хәзер бер көнне – бер, икенче көнне икенче кеше белән яшәүчеләр дә күп бит. Шуңа күрә парлы булу модасы үтте. Озакламый никах, туй үткәрү, гаилә белән яшәү дә юкка чыгачак ул. Бәлки, безнең буын моны күрмәс, әмма киләсе буыннар өчен безнең гаилә корып яшәвебез көлке булып күренәчәк, дип уйлыйм.

Бер яктан, ялгыз кешегә рәхәт инде – беркем өчен җавап бирми, рәхәтләнеп йөри. Минем таныш ялгызлар шулай ди. Ә икенче яктан - һәрвакыт ялгыз булу да кыендыр ул. Әллә түгелме икән?"

Чыннан да, хат авторы уйланырга мәҗбүр итә...

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: