+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 октябрь 2024, 17:05

“Алга, Башкортстан!”

Русиянең төп терәк төбәкләренең берсе булган күпмилләтле республикабыз алдагы чорга тагы да югарырак бурыч-максатлар куя

“Алга, Башкортстан!”“Алга, Башкортстан!”
“Алга, Башкортстан!”
11 октябрьдә Башкортстан Республика көнен бәйрәм итә. Бу көнне 1990 елда кискен социаль-икътисади кризис һәм совет дәүләтчелегенең җимерелүе шартларында республиканың Югары Советы тарафыннан “Башкорт Совет Социалистик республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация” игълан ителә. Бу Русия Федерациясе төбәкләре составында республиканы яңарту тарихының башы булды, ул “XX гасырның геосәяси һәлакәте”ннән соң сизелерлек ныгыды һәм халыкара мәйданда үзенең абруен кайтарды. Республика СССР таркалуның төп факторларының берсе булган “суверенитетлар парады”ның катлаулы тарихи процессларында Русия Федерациясенең төп терәк төбәкләренең берсе булып калды һәм Русия дәүләтчелеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүен дәвам итә.
Хәзер бу көн – күпмилләтле халыкларның бердәмлеген, төрле конфессия вәкилләренең дуслыгын гәүдәләндерүче чын мәгънәсендә бөтенхалык тантанасы. Бу көн, һичшиксез, һәр башкортстанлы өчен зур бәйрәм булып тора.


Декларация кабул итү Башкорт­станның яңа рәсми атрибутларын – Дәүләт флагын, гербын һәм гимнын кабул итү зарурлыгын бил­геләде. 1992 елның 25 февралендә Башкорт ССРы Югары Советы респуб­ликаның атамасын үзгәртү турында закон кабул итте һәм, аңа ярашлы, ул “Башкортстан Республикасы” дип үзгәртелде, рәсми символларның берсе – яңа флаг расланды.

Башкортстан дәүләт флагын рәссам­нар Урал Мәсәлимов һәм Ольга Асабина ясаган. Анда зәңгәр, ак һәм яшел төсләрдәге горизонталь тигез полосалар, уртада сары түгәрәк эчендә сары төстәге курай чәчәге төшерелгән.

Узган елларда Башкортстанның Дәүләт флагы республиканың дәүләт һәм иҗтимагый тормышының аерылгысыз атрибутына әверелде. Ул республикадан читтә дә билгеле – илнең төрле төбәкләрендәге Башкортстан вәкиллекләре биналарында җилфер­ди, якын һәм ерак чит илләргә баручы рәсми делегацияләребезнең юлдашы булып тора.

1993 елның 12 октябрендә истә­лекле вакыйга булды – Башкортстан Республикасының дәүләт гимны һәм гербы кабул ителде. Гимн респуб­лика халыкларының бердәмлеген һәм дуслыгын гәүдәләндерә, герб хокукый дәүләтчелек билгесе булып тора.

12 октябрьдә республиканың дәү­ләт гимны турында закон кабул ителде. Фәрит Идрисовның “Республика” тантаналы көе Башкортстанның дәүләт гимны булып тора, текст авторлары – Равил Бикбаев һәм Рәшит Шәкүр.

1993 елның 12 декабрендә Югары Совет Башкортстан Республикасының дәүләт гербы турында закон кабул итә. Республика парламенты тарафыннан кабул ителгән проектны “Китап” нәш­рияты рәссамы Фазлетдин Ислахов ясый.

1993 елда республика Югары Советы Башкортстан Республикасының яңа Конституциясе проектын әзерләде. 1993 елның 24 декабрендә Конституция Башкортстан Югары Советының чираттагы сессиясендә кабул ителде.

Яңа Конституция нигезендә Башкортстанда ике палаталы парламент – Дәүләт җыелышы-Корылтай формалаштырылды. Республиканың яңа парламентына депутатлар сайлау 1995 елның 5 мартында узды.

Реформалар барышында республика органнары компетенциясе сизелерлек артты: алар Башкортстанның икътисади, социаль һәм мәдәни үсешенең төп мәсьәләләрен хәл итә башлады. 90нчы еллар башыннан республикада төрле сәяси партияләр, иҗтимагый хәрәкәтләр, үзәкләр, ассоциацияләр эшли башлады.

1990 елның 11 октябрендә Декларация кабул ителгәннән соң, Башкорт­станның социаль-икътисади тормышында җитди уңай үзгәрешләр булды. Башкортстан – Русия Федера­циясенең һәрьяклап алга киткән субъектла­рының берсе. Республикабыз ил үсешенә зур өлеш кертә. Бүген Башкортстан – Русия Федерациясенең әйдәүче индустриаль һәм аграр төбәкләренең берсе. Республика – илнең нефть чыгаручы, химия сәнәгате һәм машина төзелеше үзәге.
Башкортстан – илнең төп терәк төбәкләренең берсе. Узган дистә еллар эчендә Башкортстан Республика­сының мәдәни, фәнни, социаль, икътисади, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы тармаклары илдә алдынгы күрсәт­кечләргә чыкты. Республикада инновацион инфраструктура формалаша.

Республикабыз илдә тотрыклы үсеш флагманы булып тора. Баш­корт­станның икътисади һәм социаль сәясәте үзәгендә ─– һәр кешенең иминлеге һәм тормыш сыйфаты өчен тигез шартлар тәэмин итү. Яңа юллар, мәктәпләр, дәваханәләр төзү һәм ремонтлау, шәһәрләрнең һәм авыллар­ның иҗтимагый киңлекләрен үстерү проектларын гамәлгә ашыру, парк һәм скверларны төзекләндерү кешеләрнең яшәү мохитен үзгәртергә, республика халкының тормышын уңайлы һәм имин итәргә мөмкинлек бирә.

Башкортстан махсус хәрби операция бурычларын тормышка ашыруга да зур өлеш кертә. Республика хәрби операциянең беренче көннәрен­нән үк аңа булышлык итү юнәлешендә колачлы эш җәелдерде, СВО зонасына мотоукчылар полкы һәм биш аерым батальон оештырып җибәрде. Хәрби бүлекчәләрне матди-техник тәэмин итүнең даими системасы булдырылды. Башкортстан СВОда катнашучылар, ветераннар һәм аларның гаиләләре турында да зур хәстәрлек күрә.

Бер сүз белән әйткәндә, ил өчен катлаулы вакытта Башкортстан халкы тагы да ныграк берләшеп, бердәм булып, Ватаныбыз иминлеге хакына изге эшкә кушылды.

...Агымдагы елның 12 сентябрендә республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булды: 6-8 сентябрьдә үткән Башкортстан Башлыгын сайлауларда төбәк халкының 80,21 процент тавышын җыйган Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын үти башлады. Дәүләт җыелышы-Корылтай йортында үткән инаугурациядә Русия Прези­дентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, Федерация Советы сенаторлары, республика Хөкүмәте әгъзалары, Дәүләт думасы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов, Конституцион совет әгъзалары, федераль ведомстволарның территориаль һәм республика башкарма власть органнары җитәкчеләре катнашты.

– 6, 7, 8 сентябрьдә үткән Бердәм тавыш бирү көнендә 2 миллион 153 мең 513 сайлаучы катнашты, бу исемлеккә кергән сайлаучыларның 72,34 процентын тәшкил итә. Радий Хәбиров өчен 1 миллион 724 мең 962 сайлаучы тавыш бирде, ягъни тавыш бирүчеләрнең 80,21 проценты. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе агымдагы елның 8 сентябрендә Башкортстан Башлыгын сайлауларны узган һәм дөрес дип таныды. Ул Башкортстан Башлыгы итеп Радий Фәрит улы Хәбировның сайлануын билгеләде, – диде Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов.

Азат Галимханов Радий Хәбировны бу җиңүе белән котлады һәм аңа Башкортстан Башлыгы таныклыгын тапшырды.

Тантанада төбәк җитәкчесе ике дәүләт телендә – башкорт һәм урыс телләрендә Башкортстан халкына ант бирде, аның тексты республика Конституциясендә беркетелгән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров вазыйфага керешү тантанасында республиканың 2030 елга кадәр үсеш планнары турында сөйләде. Төп бурыч дип ул ил Президенты Владимир Путин куйган дәүләт үсеше максатларына ирешүне атады. Алар арасында – кешеләрнең озын, сәламәт тормышы өчен шартлар булдыру, уңайлы мохит формалаштыру, икътисад, фән һәм мәдәният үсеше, заманча уңайлы торак төзелеше, алгарышлы технологик үсешкә ирешү һәм башкалар.

– Кадерле дуслар! Алда – биш ел киеренке эш. Алар да гади булмаячак. Шул ук вакытта соңгы еллардагы кыенлыкларга сылтау ясамаячакбыз. Бу алга таба хәрәкәт итәргә комачаулаячак. Шушы катлаулы борылыш вакыты безне көчлерәк һәм бердәмрәк итәчәк. Алга таба да илебезнең алдынгы сәнәгать, фән, мәгариф, спорт үзәге буларак, Башкортстан позицияләрен ныгытачакбыз. Моның өчен бездә барысы да: табигый ресурслар, күптар­маклы икътисад, заманча инфраструктура, югары технологияләр һәм компетенцияләр бар. Ә иң мөһиме – үз язмышын Башкортстанның киләчәге белән бәйләүче, балаларына һәм оныкларына, туган җирләренә хезмәт итәргә, туган ягыбызның чәчәк атуына өлеш кертергә омтылучы кешеләр, – диде Радий Хәбиров. – Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, масштаблы планнар төзибез. Башкортстанны тагын да көчлерәк һәм чәчәк атучы төбәк итәчәк мөһим проектларны һәм программаларны тормышка ашырабыз. Һәр йортка, ишегалды, подъездга, һәр кешегә барып җитәчәкбез. Ышанам, бергәләп алдыбызга куелган барлык бурычларны хәл итәчәкбез. Хөрмәтле якташлар! Республиканың киләчәге – безнең кулда! Без бергә! Бергәләп теләсә нинди, иң катлаулы сынауларны да җиңәчәкбез. Бөтен планнарыбызны тормышка ашырачакбыз. Без бердәм һәм бергә җиңәчәкбез! Алга, республикам! Алга, Башкортстан!

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас