-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь , 22:20

Яңа юллардан яңа трамвайлар җилдерәчәк!

Радий Хәбиров Уфаның трамвай инфраструктурасын модернизацияләүне башлап җибәрде.

Яңа юллардан яңа трамвайлар җилдерәчәк!
Яңа юллардан яңа трамвайлар җилдерәчәк!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның трамвай инфраструктурасын модернизацияләү проектын тәкъдим итте. Бу хакта 14 октябрьдә төбәк җитәкчесе үткәргән «Транспорт сәгате»ндәге киңәшмәдә сүз барды.

Масштаблы проектны гамәлгә ашыру шәһәрнең көньяк өлешендә 8,1 чакрымнан артык юлны яңартудан башланачак. Ремонт эшләре 2025 елда башланырга тиеш.

Моннан тыш, республика башкаласына Мәскәүдән 69 трамвай бушлай тапшырылачак. Беренче өч составны Уфага китерделәр дә инде. Ә агымдагы елның ноябрь ахырына кадәр паркны тагын 19 вагон тулыландырачак.

— Трамвай — җәмәгать транспортының әйбәт, экологик төре, аны Уфада озак вакыт бәяләп бетермәделәр. Шуңа күрә трамвайларның сыйфатына да, юлларның торышына да сораулар бар, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Киләсе елда ук ремонтны башлау өчен проектлауга керешәбез. Мәсьәләне шәһәр исәбенә хәл итә башлыйбыз, республика да ярдәм итәчәк. Бу эшне 2027 елда тәмамларга ниятлибез. Уфада трамвай юллары белән булган хәлләргә башкача түзеп булмый. Алар автомобильчеләргә дә, җәяүлеләргә дә проблемалар тудыра. Шуңа күрә трамвай юлларын модернизацияләү — безнең өстенлекләрнең берсе.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: