+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 октябрь 2024, 08:46

Юлда ике кешене югалттык...

Аллаһ сакласын!

Юлда ике кешене югалттык...Юлда ике кешене югалттык...
Юлда ике кешене югалттык...
Республиканың Кушнаренко районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Р-240 «Восток» юлының 29нчы километрында Уфа районының 37 яшьлек кешесе «Киа Рио» машинасы руле артында юл читендә торган йөк машинасына килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина водителе ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Аның ике пассажиры, 37 һәм 33 яшьлек ир-егетләр, дәваханәгә китерелгән, анда берникадәр вакыттан соң аларның берсе реанимация бүлегендә вафат булган.

Авариянең сәбәпләре ачыклана. Берничә экспертиза билгеләнгән.

Фото: ЮХХДИ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас