Хәбәр ителүенчә, 9-12 октябрьдә Мәскәүдә 26нчы “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсе узды. “Тимирязев Центр” уку-күргәзмәләр комплексында үткән мәртәбәле аграр чарада Башкортстан аграр тармагындагы соңгы казанышларны чагылдырган бай стенд тәкъдим итте. Биредә аграр җитештерүчеләрнең күптөрле продукция үрнәкләре һәм милли брендлар урын алды. Һәр елдагыча, мәскәүлеләрдә һәм башкала кунакларында башкорт балы, елкы һәм сыер малы итеннән эшләнгән деликатеслар, Бәләбәй сыры аеруча зур кызыксыну тудырды. Ә инде махсус мәйданчыкта урын алган тере бал кортлары, “Алтын чолык” компаниясенең умарталыгы күргәзмәнең чын могҗизасына әверелде. Ил күләмендәге дәрәҗәле аграр форум кысаларында узган конкурслар йомгаклары буенча Башкортстан агросәнәгать комплексы иң күп бүләк алучы төбәкләрнең берсе булды. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәйданчыгында узган бүләкләү тантанасыннан Башкортстан “Алтын көз” форумының дистәләгән медале белән кайтты.
Башкортстан стенды дүрт көн дәвам иткән чарада форумның иң җанлы мәйданчыкларының берсе булды. Биредә аграр тармакның селекция казанышлары, санлы технологияләргә нигезләнгән эшчәнлек үрнәкләре зур урын алды. Әйткәндәй, терлекчелектәге фәнни казанышлар, игенчелектә ясалма интеллектны куллану тәҗрибәсе һәм аларны санлы платформада тәкъдим итү күргәзмә белән танышучыларда зур кызыксыну уятты.
Башкортстанның башка төбәкләрнекеннән аерылып торган икенче үзенчәлекле стенды – “Агроавыл” макеты. Аңа “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында Чишмә районында нигез салыначак. Төзеләчәк торак комплекс гомум мәйданы 7200 квадрат метр тәшкил иткән 100 шәхси йортны үз эченә алачак. Проектның гомум бәясе – 850 миллион сумнан артыграк.
Форумның беренче көнендә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов “Русия төбәкләренең аграр экспорты” дигән темага сөйләшүдә чыгыш ясады.
Белешмә. Сентябрь ае ахырына булган мәгълүматларга караганда, Башкортстан 218 миллион долларлык 450 мең тонна аграр продукция экспортлады. 2030 елга кадәр әлеге күләмне 651 миллион долларга җиткерү, ягъни, 2021 елгы дәрәҗәдән 2 тапкырга арттыру бурычы куела.
– Республика аграрийлары үз продукциясен дөньяның 44 иленә экспортлый. Импортер илләр арасында төп урынны Һиндстан (38,5 процент), Иран (15 процент), Казахстан (13 процент) һәм Латвия (9,2 процент) били. Республиканың экспорт куәте зур. Без елына 1 миллион тоннага кадәр ашлык, 150 мең тонна күләмендә май-жир продукциясе, шулай ук, зур күләмдә шикәр комы, бал, инкубация йомыркасы, киптерелгән сөт һәм башка төрле продукция сата алабыз. “АПК продукциясе экспорты” төбәк проектының уңышлы тормышка ашырылуы чит илләр белән бәйләнешне ныгытырга һәм республика аграрийларының бу юнәлештәге мөмкинлекләрен арттырырга ярдәм итә, – диде ведомство җитәкчесе пленар дискуссиядәге чыгышында.
“Алтын көз”дә тәкъдим ителгән стенд-экспонатлар арасында әлбәттә, республикада җитештерелгән хәләл продукция үрнәкләре аерым игътибар үзәгендә булды. Әйтергә кирәк, узган ел Башкортстан илдә иң беренче булып үзендә “Роскачество”ның республика Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында компетенция үзәге вәкиллеген булдырды. Шушы вакыйгадан соң, республика хәләл продукция сату һәм шул юнәлештә хезмәт күрсәтү белән эзлекле шөгыльләнә.
Шунысы да игътибарга лаек: бүген Башкортстан ил күләмендә “Роскачество” сертификатына ия булган хәләл продукция җитештерүчеләр саны буенча лидер булып тора. Соңгы мәгълүматлар буенча, мондый берәмлекләрнең саны дистәдән арта. Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, хәләл продукция җитештерү күләмен арттыру республика предприятиеләре арасында көндәшлекне генә түгел, ә мөселман илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә, сәүдә базарындагы ышанычны арттыруга да ярдәм итә. “Алтын көз” агросәнәгать күргәзмәсендә Башкортстан тәкъдим иткән хәләл продукция белән кызыксынучылар арасында чит ил вәкилләренең дә булуы шуны дәлилли.
Башкортстан стенды белән Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут танышты. Тәкъдим ителгән казанышлар арасында федераль министрның игътибарын техник киндер үстерү һәм аны эшкәртү белән шөгыльләнүче “Авилат” компаниясе җәлеп итте.
“Ш. М. Хәбибрахманова” крестьян-фермер хуҗалыгы әлеге заводны быел Бүздәк районында ачты. Предприятие республикада чималны тулы циклда эшкәртүче – беренче, илдә – өченче куәтле производство. Ул сәгатенә 1 тоннага кадәр чимал эшкәртә ала.
Федераль аграр министр Башкортстанда авыл хуҗалыгы тармагының эзлекле үсештә булуын билгеләде, фәнни технологияләрнең уңышлы кулланылуына югары бәя бирде һәм киләчәктә дә Башкортстанның илнең ышанычлы аграр төбәкләренең берсе булып калачагына ышаныч белдерде.
Олег Төхвәтуллин.