+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 октябрь 2024, 04:26

Кадрларга кадер арта

Яшь белгечләрне авылга кайтаруга булышлык итүче яңа дәүләт проектының өстенлеге нәрсәдә?

Кадрларга кадер артаКадрларга кадер арта
Кадрларга кадер арта

Илнең агросәнәгать комплексы башка тармаклар кебек үк яшь, үз эшен яраткан кадрларга кытлык кичерә. “Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучылар санының елдан-ел кими баруы җитди проблемага әйләнеп бара.
Узган елда гына безнең тармактан 200 мең кеше китте. Барлык һөнәр ияләре саны якынча 6 миллион кеше, шуның 85-90 проценты – эшче һөнәр вәкилләре”, – диде Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут август ахырында Казанда узган “Русское поле-24” селекционерлар һәм орлык җитештерүчеләрнең I Бөтенрусия форумындагы чыгышында. Федераль министр билгеләвенчә, аграр тармактан китү сәбәпләре, нигездә, башка урынга эшкә күчү яисә лаеклы ялга чыгу белән бәйле. “Башка тармаклардан аермалы буларак, бездә өлкән яшьтәгеләр күбрәк эшли”, – диде ул.

Әлеге проблеманы нинди юллар белән хәл итәргә була? Оксана Лут фикеренчә, аграр тармакка эшкә килүче һәркем – җитештерү яисә фәнни эшчәнлек белән бәйле булса да, үзенең киләчәктәге яшәешен, нәрсәгә ирешәчәген һәм алда нинди песпектива көтәсен ачык күзалларга тиеш. Һәм әлеге “чылбыр” авыл мәктәбеннән башланырга тиеш. “Әгәр авыл хуҗалыгы ниндидер сәбәп белән шәһәр балаларын җәлеп итә, үзенә тарта икән – яхшы күренеш. Бу бик әйбәт үрнәк. Әмма “безнең максатлы” балалар – авыл территориясендә яшәүче малайлар һәм кызлар. Без алар турында күбрәк кайгыртырга, хәстәрлек күрергә тиеш. Алар – безнең киләчәк һәм без күбрәк алар белән шөгыльләнергә тиеш”, – диде аграр ведомство башлыгы.

Әлеге проблеманың узган ел ахырында дәүләт дәрәҗәсендә каралуы нәтиҗәсез калмады. 2030 елга федераль авыл хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы барлык югары уку йортларында да аграр сыйныфлар булдыру карал­ган. Алар, нигездә, авыллардан килүче балаларга һөнәри белем бирү белән шөгыльләнәчәк.

Узган ел ил Президенты Владимир Путин Хөкүмәт алдында 2024 елдан ил икътисады өчен таләп ителгән кадрлар мәсьәләсен хәл итүне дәүләт дәрәҗә­сендәге өстенлекле бурыч буларак билгеләде. Һәм биредә сүз мәгълүмати һәм санлы технологияләр белән бәйле тармаклар өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү турында гына бармый. Илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүче һәм экспорт юнәлешендә зур урын алган аграр тармак – шуларның берсе. Әйткәндәй, күптән түгел үткән Федерация Советы утырышында да авыл хуҗалыгына 200 меңнән күбрәк һөнәр иясе җитешмәве турында хәбәр ителде.

Әйтергә кирәк, мондый кытлыкның сәбәбе илдә аграр белгечләр әзерләүче уку йортларының аз булуында түгел. Соңгы мәгълүматлар буенча Русиянең аграр белем бирү системасында 54 югары уку йорты, 250дән күбрәк урта махсус һөнәри белем бирү учреждениесе, ягъни, колледж һәм техникумнар эшли. Алар авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча ел саен 35 мең чамасы белгеч әзерли. Экспертлар, әгәр диплом алган яшь белгечләрнең барысы да сайлаган һөнәре буенча авылга эшкә кайтса, тармакта кадрлар мәсьәләсе ике елда тулысынча хәл ителгән булыр иде, дигән фикердә.

Аграр тармакта кадрлар кытлыгын бетерү өчен нинди чаралар күрелә? Башкортстанда авыл хуҗалыгын югары һәм махсус урта белемле һөнәр ияләре белән тәэмин итү буенча нәрсәләр эшләнә?
Узган гасырның сиксәненче еллары уртасыннан кешеләрнең авылдан шәһәргә күпләп күченүе күзәтелә башлады. Ә инде соңгы унъеллыкта урбанизация агымының көчәюе бигрәк тә яшьләрнең һәм урта буын вәкилләренең шәһәргә китүен тизләтте. Димәк, махсус белемле һөнәр ияләрен җәлеп итү хәзер күпкә авыррак. Шулай да, илнең абруйлы аграр экспертлары Русиядә аграр белем бирү системасындагы ике глобаль проблема – авыл хуҗалыгы буенча белемнең сыйфаты һәм “престижы” түбән булу да – тармакта хәлне катлауландыра дигән фикер белдерә. Ә инде диплом алу өчен генә укырга кергән белгечләрдән нәрсә көтәргә була? Андый дипломлы белгечләр техника артына утырырмы, басу-фермаларда хезмә­теннән тәм табып эшли алырмы? Ышаныч зур түгел.

Узган елның көзендә үткән “Алтын көз-2023” Русия агросәнәгать күргәз­мәсендә авыл хуҗалыгына һөнәри кадрлар әзерләү мәсьәләсенең форумдагы мөһим тема­ларның берсе буларак каралуы игътибарга лаек. Тармак казанышлары тәкъдим ителгән Бөтенрусия эшлекле мәйдан­чыгында Хөкүмәт, төрле министрлыклар җитәкчелеге, галимнәр ничек итеп авылга яшьләрне җәлеп итү турында фикер алышты.

Әлеге очрашудан соң үз фикерләре белән уртаклашып, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов: “Бөтенрусия аграр форумында илнең авыл хуҗалыгы министры (хәзер вице-премьер) Дмитрий Патрушев үзенең чыгышында алда торган бурыч­ларга тукталып, авылда кадрлар мәсьәләсенең дә кискен торуын ассызыклады. Ул илнең барлык төбәкләрендә дә аграр сыйныфлар оештырырга кирәк­легенә басым ясады. Без республикада бу юнәлештә эшне уңышлы дәвам итәбез. Үсеш стратегиясе кысаларында фәкать авыл урта мәктәп­ләрендә генә 200гә якын аграр сыйныф булдыру бурычы куйдык. Максат нәрсәдә? Балалар 6нчы сыйныфтан ук үзләренең нинди һөнәр сайларга һәм бу юнәлештә нинди һөнәри белем алырга кирәклеген аңлый башларга тиеш. Моннан тыш, без балаларны кече яшьтән үк фермерлык эшенә дә өйрәтә башларга тиеш. Алар арасыннан булдыклы җир хуҗалары, хуҗалык җитәкчеләре үсеп чыгуын көтәбез. Менә шушы ике юнәлеш буенча без якын унъеллыкларда җитди эш алып барырга һәм куелган максатка ирешергә тиешбез”, – диде.
Белешмә. Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгъ­лүматларына караганда, биш елдан соң аграр тармакта эшләүчеләрнең 40 процентын пенсия яшендәгеләр тәшкил итәчәк. Шулай ук, рес­публиканың агрокомплекс тармагында эшләүчеләр саны ел саен уртача 6-10 процентка кадәр кими.

Авыл хуҗалыгында югары һәм махсус урта белемле һөнәр ияләре генә түгел, басуда, фермада эшләүчеләр дә җитешми. Әлегә быелгы хәл буенча рәсми мәгълүматлар юк. Ә менә тармак министрлыгы узган язгы кыр эшләре чорында 13 мең тракторның 800е фәкать механизаторлар җитешмәү сәбәпле басуга чыга алмавы турында хәбәр иткән иде. Шул ук чыганак мәгълүматларына караганда, республикада 1500 чамасы механизатор һәм водитель җитми. Байтак кына аграр предприятиеләргә терлекче, савучы, урта звено белгечләре, агрономнар, ветеринария табиблары кирәк.

Аграр тармакка белгечләрне югары уку йортларында яисә техникум-колледжларда түгел, мәктәп эскәмиясеннән әзерли башларга кирәклеге яңалык түгел.

– Аграр сәясәтне тормышка ашыру технологик казанышларга гына түгел, ә амбициоз карашлы, авылны үз итүче яшь кадрларга да бәйле, – ди Хөкүмәт Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров. – Без бу мәсьәләне Хөкүмәт дәрәҗәсендәге өстенлекле бурычларның берсе итеп карыйбыз. Яшь кадрларны җәлеп итмичә авылда заманча һәм рентабельле эшләүче аграр предприятиеләр оештырып булмый. Башкортстанда гамәлдә булган агросәнәгать тармагында хезмәт салучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү программасы нәтиҗәле эшли. Тармакта хезмәт салучы югары һәм махсус һөнәри урта белемгә ия яшь белгечләргә республика казнасыннан тоемлы ярдәм күрсәтелә. Мондый ярдәмне соңгы елларда ике меңгә якын хезмәткәр алды.

Белешмә. Узган ел 100дән артык яшь белгечкә субсидия бирелгән, “подъемный”ның кү­лә­ме 750 мең сумга кадәр күтәрелгән. “Авыл терри­то­рияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында соңгы өч елда 6,2 миллиард сум акча бүленгән. Торак шартларын яхшыртуга 500гә якын гаилә субсидия алган.

Башкортстан илдә аграр тармак җитештерүендәге тотрыклылык белән генә түгел, авылга кадрлар әзерләү юнәлешендә дә үрнәкле төбәкләрнең берсе буларак билгеләнә. Күптән түгел, сентябрь ахырында республикага эш сәфәре белән килгән Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина да шундый фикер белдерде. Мәскәү кунагы агросәнәгать тармагына кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты, Башкорт дәүләт аграр университетында укытучылар һәм студентлар белән аралашты. Дәрәҗәле чиновник берничә районда булып, анда алдынгы хуҗалыклар эшчәнлеге белән танышканнан соң, тәэссоратлары белән уртаклашып, республикада аграр тармакка кадрлар әзерләү мәсьәләләренең системалы хәл ителүен билгеләде.

Ксения Шевелкина белдерүенчә, “Агросәнәгать комплексына кадрлар” дигән яңа федераль проект әзерләнә һәм анда авыл мәктәпләрендә агротехнологик сыйныфлар булдыру шартлары карала.

– Барлык тармаклар да кадрлар кытлыгы кичерә. Без алар белән ныклы көндәшлек итәбез һәм шуңа күрә, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге үзенчә­лекләре исәпкә алынган дәүләт ярдәме чараларын кулланачакбыз. Илдәге 46 аграр югары уку йорты һәм 40тан артык колледж безгә ярдәм итәчәк. Илебездә югары һәм махсус һөнәри белем бирү йортлары белән бәйле 22 мең авыл мәктәбе бар. Киләсе елда телгә алынган проектны тормышка ашыру өчен бюджеттан 7 миллиард сум акча бирү каралган. Сайлап алу тик­шеренүләренә караганда, илдә агросәнәгать тармагы пред­прия­тие­ләренең кадрлар белән тәэмин ителеше әлегә 85-90 процент тәшкил итә. 2030 елга бу күр­сәт­кечне 95 процентка җиткерү бурычы куелды, – диде Ксения Шевелкина.

Республикада аграр сәясәтне тормышка ашыруда тармактагы инвестицион проектлар мөһим роль уйный. Аңлашыла, аларның нәтиҗәлелеге кадрларга нык бәйле.

– Актив гамәлгә кертелүче 63 инвес­тиция проекты өчен генә дә 9 мең квалификацияле хезмәткәр кирәк. Быел сафка басканнары өчен 2 мең кеше таләп ителә.

Без кадрлар мәсьәләсен хәл итүдә комплекслы чаралар билгеләдек. Мәктәпләрдә аграр сыйныфлар оештыру, югары һәм урта һөнәри уку йортын тәмамлап авылга эшкә кайтучыларга дәүләт ярдәме, төрле субсидия, грантлар – һәммәсе дә мотивациягә нигезләнгән. Икенче мөһим проблема – “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында хәл ителә. Анысы, нигездә, социаль мәсьәләләрне хәл итүне үз эченә ала. Сентябрь аена республикада 130 аграр сыйныф оештырылды. Предприятиеләр тарафыннан биредәге укучылар белән шөгыльләнү өчен 12 производство мәйданчыгы булдырылды. Шунысы да мәгълүм булсын: быел аграр университетка аграр сыйныфлар тәмамлаган 70 егет һәм кыз бюджет исәбенә көндезге бүлекләргә укырга керде, – ди аграр ведомство башлыгы Илшат Фазрахманов.

Шул ук вакытта...

* Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, илдә мәктәп укучыларының 70 проценттан күбрәге киләчәктә үзенең нинди һөнәр сайлаячагын төгәл генә әйтәлми.
* Чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучыларның 30 проценттан күбрәге, шулай ук, киләчәктә нинди һөнәр иясе булырга теләр идең, дигән сорауга җавапсыз калган.
* Югары уку йортын тәмамлаучыларның 50 проценты, көткән өметләренең акланмавы сәбәпле, үз һөнәрләре буенча эшләми.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас