+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 октябрь 2024, 15:03

Төзелеш халыкны фатирлы итсен

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чираттагы «Төзелеш сәгате»н үткәрде, анда халыкны авария хәлендәге тораклардан күчерүдә территорияләрне комплекслы үстерү механизмы хакында сүз барды.

Төзелеш халыкны фатирлы итсенТөзелеш халыкны фатирлы итсен
Төзелеш халыкны фатирлы итсен

Республиканың төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Артем Ковшов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның октябренә төбәктә территорияләрне комплекслы үстерү буенча 10 шартнамә төзелгән. Аларда Уфада, Нефтекамада, Туймазыда һәм Чишмәдә 40 мең квадрат метр мәйдандагы авария хәлендәге торактан күчерү каралган. Якындагы ярты елда территорияләрне комплекслы үстерү буенча тагын берничә шартнамә әзерләргә планлаштыралар.

Башкортстан территориясендә гомум мәйданы 392 мең квадрат метр булган 842 йорт авария хәлендә дип табылган. Шулардан 565 йорт 2024-30 елларга гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү буенча республика адреслы программасына кертелгән.

Артем Ковшов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 9 аенда республикада 2,3 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Гомум мәйданы 3,5 миллион квадрат метр булган күпфатирлы торак йортлар төзүгә 235 рөхсәт гамәлдә. Ел ахырына кадәр планнарда - тагын 500 мең квадрат метр мәйданлы йортлар төзүгә рөхсәт бирү.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, тармакның иң мөһим бурычларының берсе – торакны файдалануга тапшыруның еллык темпларын арттыру.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас