Фикер алышу “Вакыт һәм кешеләр. Тарих битләре” исеме астында оештырылды.
Сәламләү сүзе белән Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Денис Ганиев чыгыш ясады. Ул соңгы чорда шәһәрнең уңай якка үзгәрешләр кичерүен һәм халык өчен уңайлырак була баруын билгеләде, кешеләрне башкалабызга җәлеп итү максаты буенча башкарыласы эшләр турында сөйләде.
- Уфа – төрле чорларның, төрле мәдәниятләрнең гүзәл чагылышы, - диде Денис Таһир улы. – Безнең максат – республикабыз башкаласын үрнәкле шәһәр итү.
Башкортстанның “Чернобыль” инвлидлар һәм ветераннар җәмгыяте оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Михеева атом һәлакәте вакытында бәяләп бетергесез хезмәт һәм батырлык күрсәткән якташларыбыз турында истәлек саклау буенча башкарган эшләре турында сөйләде. Ул бүген республикада Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан якташларыбызның 1700гә калуын, аларның 300енең Уфада яшәвен билгеләп китте.
Тарих фәннәре кандидаты, УДНТУның туризм, кунакханә һәм ресторан сервисы кафедрасы доценты, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Александр Лебедевның чыгышы Башкортстандагы реставрацияләү осталарына багышланды.
Туган якны өйрәнү форумында төрле чорларда, Бөек Ватан сугышы елларында Уфаның үсеш аспектлары, эвакуация вакытында безнең шәһәрдә куәтле республиканың сәнәгать потенциалы, мәдәниятнең үсеше, фәнни тикшеренүләр, сәламәтлек саклауны үстерү турында һәм башка күп темаларга сөйләшенде.