+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 октябрь 2024, 15:27

Уфага форум кунаклары килә

Мәртәбәле кунаклар 17-19 октябрьдә Уфада узачак «Русия - спорт державасы» XII Халыкара спорт форумында катнашачак.

Уфага форум кунаклары киләУфага форум кунаклары килә
Уфага форум кунаклары килә

Уфага форум чараларында катнашу өчен Беларусь Республикасы Олимпия комитеты президенты Виктор Александрович Лукашенко килде.

Якын көннәрдә уфалыларны һәм башкала кунакларын бай спорт программасы көтә. Форум кысаларында керлинг буенча Бөтенрусия ярышлары, профессиональ бокс кичәсе, «Югары лига» баскетбол буенча Русия чемпионаты матчы, «Край курая» ишләкле слалом буенча халыкара ярышлар һәм Бөтенрусия йөреш көне узачак.

Фото: башинформ.рф

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас