+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 октябрь 2024, 13:41

Уфага "Борт №1" якынлаша. Самолетта кем?

Мәскәүдән Уфага янә бер хөкүмәт самолеты чыкты. Бу - "Ил-96-300ПУ", аны еш кына "Борт №1" дип атыйлар. Аның турында нәрсәләр билгеле? Сөйлибез.

Уфага "Борт №1" якынлаша. Самолетта кем?Уфага "Борт №1" якынлаша. Самолетта кем?
Уфага "Борт №1" якынлаша. Самолетта кем?

"Ил-96-300ПУ" очкычы "Ил-96" базасында төзелгән. Бу судно объективларга сирәк эләгә. Әйтик, сайтларның берсендә 2023 елның 18 декабрендә Пекинда төшерелгән сурәт бар. Ә Русия Президенты Кытай башкаласында 18 октябрьдә генә булды.

"Ил-96-300ПУ" артыннан "Ту-214СУС" та очты. Ул да хөкүмәтнеке исәпләнә. Аны 2011 елда төзегәннәр.

СУС «махсус элемтә төене» дигәнне аңлата. Моннан нәтиҗә ясарга була, алдагы самолетлар кебек үк, бу дөньяның теләсә кайсы ноктасы белән элемтәгә керергә мөмкинлек бирүче техника белән җиһазландырылган.

Шунысы игътибарга лаек: "Ту-214СУС"ны 2013 елның 8 апрелендә Амстердамда күргәннәр, шул ук вакытта Нидерланд башкаласына Владимир Путин да килгән. Ә 2013 елның 16 июнендә самолет Лондонда булган — ул вакытта Британия башкаласына шулай ук Русия Президенты килгән. Димәк, төбәккә Президент килә, дип көтәбез.

Фото: ufa1.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас