-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь , 20:33

Владимир Путин Фехтование үзәгендә булды

Русия Президенты Владимир Путин Уфага эш сәфәре кысаларында Фехтование үзәгендә булды. Үзәкне ачу тантанасы бүген «Русия — спорт державасы» XII Халыкара спорт форумы кысаларында узды.

Фото: bashinform.ru
Фото:Фото: bashinform.ru

Президент Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән бергә яңа спорт корылмасы мәйданчыгын карады. Владимир Путин, шулай ук, Русиянең атказанган тренеры Лира Грушина белән аралашты. Булачак чемпионнар белән истәлеккә фотога да төштеләр. Бу хакта «Русия» телеканалы хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез: Уфа Фехтование үзәге иң заманча стандартлар буенча төзелгән һәм җиһазландырылган, һәм ул иң югары дәрәҗәдәге дөньякүләм ярышларны да кабул итә алачак. Ул Затон бистәсендә Рима Баталованың Спорт әзерлеге үзәге янында урнашкан.

Алга таба Владимир Путин Уфадан видеоэлемтә аша Русия төбәкләрендә яңа спорт объектларын ачты.

- Агымдагы елда безнең күп кенә төбәкләрдә заманча спорт объектлары ачылды. Алар арасында - Пермь һәм Туладагы күпфункцияле спорт комплекслары, Уфадагы Ишкәкле слалом комплексының беренче чираты, Көньяк Сахалиндагы Су спорты төрләре үзәге, Нефтекамадагы бассейнлы һәм уен залы булган спорт комплексы, шулай ук Түбән Новгород өлкәсендәге Дзержинскидагы спортның адаптив төрләре буенча әзерлек үзәге.

Бүген алар безнең белән элемтәдә. Форсаттан файдаланып, әлеге объектларны төзүдә катнашкан барлык кешеләргә, шул исәптән төбәк хакимиятләренә, шәхси инвесторларга зур хезмәтләре, спортның һәркем өчен уңайлы булуын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, актив ял итү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Русия Президенты сүзләренчә, илнең мөмкин кадәр күбрәк гражданнарының, өстәвенә, барлык яшьтәгеләрнең – өлкәннәр дә, балалар да, яшьләр дә – үзләре өчен бу кыйммәтләрне сайлавы мөһим.

- Без спорт инфраструктурасын эзлекле рәвештә үстерәбез. Гомумән алганда, 2019 елдан бу максатларга федераль бюджеттан 160 миллиард сум тирәсе ресурслар җибәрелде. Йөзләгән спорт корылмасы сафка бастырылды: эре, күпфункцияле – бассейннар, стадионнар, шулай ук физкультура-савыктыру комплекслары, спорт мәйданчыклары һәм башкалар. Моннан тыш, 760тан артык спорт мәктәбендә заманча спорт җиһазлары урнаштырылды.

Нәтиҗә буларак, соңгы елларда бездә даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче, гомумән алганда, үз сәламәтлекләренә игътибарлырак һәм җаваплырак караучы гражданнар саны артты. Әмма әлегә бу гына җитми, алга таба эшләргә кирәк.

Без, һичшиксез, ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга тиеш түгел. Планда - ел саен федераль ярдәм хисабына гына да кимендә 350 спорт объекты төзү. Сүз универсаль комплекслар һәм тиз төзелә торган мәйданчыклар турында бара. Якындагы алты елда моңа федераль бюджеттан 65 миллиард сумнан да ким булмаган акча җибәрәчәкбез.

Киләчәктә дә киңкүләм спортның уңайлылыгын арттырачакбыз. Һәм, әлбәттә, профессиональ спортчыларны нәтиҗәле әзерләү өчен шартлар булдырырга тырышачакбыз. Ышанам, бизнес, дәүләт, җәмгыятьнең уртак тырышлыгы белән без барлык максатларга да ирешә алачакбыз.

Һичшиксез, без хәзер сафка кертә торган әлеге спорт мәйданчыкларында булганнарның барысына да иң яхшы теләкләремне телим. Спортчыларга - уңышлар. Оештыручыларга – яхшы, талантлы укучылар, - дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Читайте нас: