+3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь , 21:27

Владимир Путин форумның пленар утырышында чыгыш ясады

Башкортстанда «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумы уза. Чараның пленар утырышы трансляциясен Интернет челтәрендә карап була. Чарада Русия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

kremlin.ru
Фото: kremlin.ru

Владимир Путин «Русия – спорт державасы» XII Халыкара спорт форумының «Спорт – киләчәккә комплекслы караш» пленар утырышында чыгыш ясады.

Чыгышының башында Владимир Путин Башкортстанда яшәүчеләрне Уфаның быел билгеләп үтелүче 450 еллыгы белән котлады, аларга Русия үсешенә керткән зур өлешләре, хәрби, хезмәт, фәнни һәм спорт триумфлары өчен рәхмәт белдерде.

- Дөньякүләм спортның киләчәге, чыннан да, җитди, предметлы фикер алышуга, сорауга җавап эзләүгә мохтаҗ: болар - заманның гади булмаган чакыруларын җиңү, халыкара спорт гаиләсенең таркалуына, спортның вульгар сәясиләштерелүенә, бозылган стандартларга, түбәнсетүле дискриминациягә юл куймау - шул исәптән, атлетларның гражданлыгы һәм милләте буенча, - диде Владимир Путин.

kremlin.ru
Фото:kremlin.ru

Исегезгә төшерәбез, иң мөһим спорт чарасын реаль вакыт режимында күзәтү өчен уникаль мөмкинлек бар! Моның өчен сылтама буенча күчәргә кирәк: https://sportforumrussia.ru/translyaczii/

Читайте нас: