+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 октябрь , 10:42

“Башкортстан илебезнең спорт флагын югары тота!”

Президент Владимир Путин 17-19 октябрьдә Уфада үтүче “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы чараларында катнаштыКичә Башкортстан башкаласына Русия Президенты Владимир Путин килде. Мостай Кәрим исе­мен­дәге “Уфа” халыкара аэропортында аны республика Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

“Башкортстан илебезнең спорт флагын югары тота!”
“Башкортстан илебезнең спорт флагын югары тота!”

Ил Президенты “Русия – спорт державасы” XII Халыкара форум чараларында катнашты. Дәүләт башлыгына, шулай ук, Башкортстанның яңа спорт объектларын тәкъдир иттеләр.

Моннан тыш, форум кысаларында Владимир Путин Русия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышын үткәрде.

Русия Президенты Владимир Путин Уфага эш сәфәре барышында яңа ачылган Фехтование үзәгендә булды. Үзәкне ачу тантанасы кичә “Русия – спорт державасы” XII халыкара спорт форумы кысаларында үтте.
Ил Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгында яңа спорт корылмасы мәйданчыгын карады. Ул, шулай ук, Русиянең атказанган тренеры Лира Грушина белән аралашты. Булачак чемпионнар белән истәлеккә фотога да төште.

Яңа үзәк 28 фехтование юлын, 373 тамашачыга исәпләнгән трибунаны, күнекмәләр залларын, ярышка әзерләнү һәм тернәкләнү зоналарын, тренер һәм судьялар бүлмәләрен үз эченә ала.
Уфаның Фехтование үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Президенты Владимир Путинга Ишкәкле слалом комплексын һәм агымдагы елда файдалануга тапшырылган яңа спорт объектларын тәкъдир итте.
“Ишкәкле слалом үзәге – озак көтелгән объект. Бу ел әйләнәсенә эшләүче спорт объекты булып тора һәм аның үзенчәлеге дә шунда. Без төзелеш мәсьәләләрен Русиянең Ишкәкле слалом федерациясенең Попечительләр советы рәисе Сергей Лавров белән дә тикшердек.

Хөрмәтле Владимир Владимирович! Республикада без төзегән барлык зур объектлар – Спорт әзерлеге үзәге, Гимнастика үзәге, Көрәш сарае һәм башкалар – болар барысы да Сезнең һәм Хөкүмәтебезнең ярдәме белән төзелде. Шуңа күрә без рәхмәт белдерәбез һәм, чыннан да, Русия – бөек спорт державасы, дип әйтә алабыз. Мондый спорт объектларында без тагын да күбрәк чемпионнар тәрбияләячәкбез”, – диде Радий Хәбиров.
Шул ук көнне ил Президенты Владимир Путин Уфадан видеоэлемтә аша Русия төбәкләрендә яңа спорт объектларын ачты.

“Агымдагы елда безнең күп кенә төбәкләрдә заманча спорт объектлары ачылды. Алар арасында – Пермь һәм Туладагы күпфункцияле спорт комплекслары, Уфадагы Ишкәкле слалом комплексының беренче чираты, Көньяк Сахалиндагы Су спорты төрләре үзәге, Нефтекамадагы бассейн һәм уен залы булган спорт комплексы, шулай ук, Түбән Новгород өлкәсендә, Дзержинскида спортның адаптив төрләре буенча әзерлек үзәге.
Бүген бу үзәкләр безнең белән элемтәдә. Әлеге объектларны төзүдә катнашкан барлык кешеләргә, шул исәптән төбәкләр җитәкчелегенә, шәхси инвесторларга зур хезмәтләре, спортның уңайлылыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, актив ялны оештыру мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерәм.

Без спорт инфраструктурасын эзлекле рәвештә үстерәбез. Гомумән алганда, 2019 елдан бу максатларга федераль бюджеттан 160 миллиард сум акча юнәлтелде.

Һичшиксез, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаячакбыз. Планда – ел саен федераль ярдәм исәбенә кимендә 350 спорт объекты төзү, беренче чиратта кече шәһәрләрдә һәм авылларда. Сүз универсаль комплекслар һәм тиз төзелүче мәйданчыклар турында бара. Якындагы алты елда бу максатка федераль бюджеттан 65 миллиард сум юнәлтәчәкбез”, – диде Владимир Путин.

Арытаба Владимир Путин Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә СВО ветераннарының “Безнең заман геройлары” дип аталган ярышларында катнашучылар белән аралашты.

Турнир Русия Паралимпия комитеты, “Сәламәт Ватан” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте һәм Терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр спортын берләштергән Бөтенрусия федерациясе тарафыннан оештырылды.

17-19 октябрьдә Уфада үткән ярышларда Башкортстан, Удмуртия, Татарстан республикалары, Пермь крае, Свердловск, Чиләбе, Самара, Ырынбур өлкәләре җыелма командалары катнаша.
Ярышлар алты спорт төре буенча үтә – өстәл теннисы, утырган килеш волейбол, кул көрәше, җәядән ату, электрон коралдан ату, пауэрлифтинг.

Уфада “Русия – спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы мәйданчыгында Владимир Путин Азия шахмат федерациясе президенты, шәех Солтан бен Хәлифә Әл Нахайян белән очрашты.
Дәүләт башлыгы Солтан бен Хәлифә Әл Нахайянга Русиядә һәм чит илләрдә шахмат спортын популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен Дуслык орденын тапшырды.

“Без әлеге вакытта булган Башкортстан – алдынгы спорт төбәкләренең берсе. Илебездә һәм Башкортстанда шахмат яраталар, бу матур, интеллектуаль спорт белән кызыксынып шөгыльләнәләр һәм без барыбыз да Русиядә күптән инде барлыкка килгән шахмат традицияләрен дәвам итәргә тырышабыз, – диде Владимир Путин.

Солтан бен Хәлифә Әл Нахайян, үз чиратында, Азия шахмат федерациясе яшьләр шахматы хәрәкәтен үстерү өчен барысын да эшләргә әзер һәм “Ак ладья” ярышларында катнашу мөмкинлеген караячак, дип билгеләде.
Русия Президенты Владимир Путин Көрәш сараенда форумның пленар утырышында катнашты.

Чыгышының башында Владимир Путин Башкортстанда яшәүчеләрне Уфаның быел билгеләп үтелүче 450 еллыгы белән котлады.
Ул, шулай ук, республика халкына ил үсешенә керткән зур өлешләре – хәрби, хезмәт, фәнни һәм спорт триумфлары өчен рәхмәт белдерде.
Президент ассызыклавынча, әлеге форумны уздыручы Башкортстан илнең иң үзенчәлекле төбәкләренең берсе булып тора.

– Ышанам ки, форумда катнашучылар танылган башкорт кунакчыллыгын лаеклы бәяләр, бу искиткеч төбәкнең тарихы, аның уникаль мәдәни мирасы, спорт традицияләре һәм, әлбәттә, төбәкнең заманча казанышлары белән кызыксынып танышырлар, – дип ассызыклады Владимир Путин.

Президент дөньяда спортның сәясиләштерелүен, моның хәтта Русия паралимпиячеләренә дә кагылуын, аларга нормаль чыгыш ясарга ирек бирмәүләрен билгеләде.
Шулай ук, Владимир Путин яңа спорт инфраструктурасын булдыру мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте.

– Соңгы 10 елда Русиянең барлык төбәкләрендә спорт корылмалары төзүгә бер триллион сумнан артык акча тотынылды. Дәүләт һәм шәхси акчалар исәбенә 85 меңләп объект төзелгән. 2030 елга кадәр тагын ике меңнән артык объект барлыкка киләчәк. Федераль бюджеттан гына да моңа 65 миллиард сум тирәсе акча юнәлтәчәкбез. Шактый суммалар Русия бизнесы тарафыннан да планлаштырылган.
Владимир Путин Уфада үтүче “Русия — спорт державасы” XII Халыкара спорт форумы кысаларында “Физик культура һәм спортны үстерүдә дәүләт карамагында булмаган оешмаларның роле турында” мәсьәләсе буенча Президент каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын үткәрде.

– Советның бүгенге утырышы дәүләт карамагында булмаган спорт оешмаларына багышлана. Физкультура-спорт җәмгыятьләре һәм спорт төрләре буенча федерацияләр, спорт клублары һәм лигалары, фитнес-үзәкләр – болар барысы да балаларга һәм яшьләргә физик тәрбия бирү системасында, җәмгыятьтә актив, сәламәт яшәү рәвеше мәдәниятен формалаштыруда, Русия икътисадын, социаль өлкәсен, яшәү өчен заманча инфраструктураны үстерүдә әһәмиятле роль уйный. Мондый оешмаларның эшчәнлеге миллионлаган кешене колачлый һәм, һичшиксез, дәүләт тарафыннан аерым игътибарга, өстәмә ярдәмгә, эш сыйфатының югары дәрәҗәсен билгеләүче һәм шул ук вакытта бюрократик киртәләр булдырмаучы һәм нәтиҗәле контрольгә лаек.

Бүген Русиядә физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтү, төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү, спорт әзерлеге белән дәүләт карамагында булмаган 92,5 меңнән артык оешма шөгыльләнә. Шул ук вакытта спортны үстерүнең гомумдәүләт, төбәк һәм урындагы программаларына аларның барысы да җәлеп ителмәгән, – дип белдерде Президент һәм әлеге мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтергә кушты.

* * *

Башкортстан башкаласына беренчеләрдән булып Олимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары, аларның тренерлары килде. Тантаналы очрашу Башкортстан башкаласы аэропортында узды. Спортчылар делегациясе составында барлыгы 170тән артык кеше. Алар арасында, чемпион һәм призерлардан тыш, Русиянең олимпия резервына кергән яшь спортчылар да бар. Олимпия чемпионнары форум программасында, спортчылар комиссиясенең киңәйтелгән утырышында, шулай ук Бөтенрусия йөреш көнендә катнашачак.

– Без сезне Башкортстанда күрүебезгә шатбыз. Сезнең югары күрсәткечләрегез нәтиҗәсендә илебез спорт өлкәсендә бөтен дөньяга билгеле. Русияне беркем дә, беркайчан да җиңә алмаячак. Алга, Русия! Алга, Башкортстан, – диде аларны

сәламләп республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов.

–  Без моңа биш ел дәвамында килдек – форум Ульяновск шәһәрендә узган 2018 елдан бирле. Без мондый зур спорт форумы, һичшиксез, безнең гүзәл төбәктә дә узарга тиеш дигән максат белән эшләдек. Безгә шундый дәрәҗәле кунаклар килүенә бәхет­лебез. Хәерле юлга, алга! – диде Башкортстанның спорт министры вазыйфасын башкаручы Руслан Хәбибов.

– Мин бүген сезнең янәшәдә булуым белән бик бәхетле. Уфа, һичшиксез, физик культурага, спортка мөнәсәбәте белән форумның үзәк мәйданчыгы булырга лаек. Республика җитәкче­легенә җылы кабул итүләре өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә, – дип билгеләп үтте Русиянең Олимпия комитеты рәисе Станислав Поздняков.

Форумның беренче көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Россия 24” телеканалына интервью бирде, анда ул әлеге вакыйганың безнең республика өчен әһәмияте турында сөйләде.

– “Русия – спорт державасы” форумы – елның төп спорт вакыйгасы. Бу чараның, фикердәшләр очраша торган зур спорт бәйрәме булудан башлап, аспектлары күп. Шул ук вакытта ул тәҗрибә уртаклашу урыны да, форумда яңа мәгънәләр формалаша. Сез беләсез, форум вакытында ил Президенты һәрвакыт Физик культура һәм спорт буенча совет утырышын үткәрә, анда әлеге юнәлеш үсешенең яңа карарлары эшләнә.
Тагын бер кабат ассызыклыйм: бу – Русия Феде­рациясендә төп спорт бәй­рәме. Кагыйдә буларак, анда бик күп спортчылар килә. Без кичә үк йолдызлы десантны каршы алдык: безгә төрле еллардагы Олимпия уенна­рының 170тән артык призеры һәм чемпионы килде. Бу инде үзеннән-үзе билгеле бер кәеф формалаштыра, – дип белдерде республика Башлыгы.

Бәйгеләргә килгәндә, берен­челәрдән булып керлинг буенча ярышларга тантаналы рәвештә старт бирелде. Аны ачу тантанасында Дәүләт думасы депутаты, Русиянең Керлинг федерациясе президенты Дмитрий Свищев, Дәүләт дума­сының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов, 13 тапкыр Паралимпия уеннары һәм 18 тапкыр дөнья чемпионы Рима Баталова, керлинг буенча дөнья туры генеральный директоры Джо Вэлкли, Русиянең Чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе катнаштылар.

– Кадерле спортчылар һәм тренерлар! Безнең кунакчыл республикабыз сезне “Русия – спорт державасы” XII Халык­ара спорт форумында сә­ламли. Бүген сезнең үзе­гезне һәм иң яхшы нәти­җәләрегезне күрсәтү мөм­кинлеге бар. Рәхим итегез Башкортстанга! – дип мөрә­җәгать итте ярышларда катнашучыларга Рима Баталова.

Ярышларда барлыгы 18 команда катнаша: 12 команда катнаш керлингта (17 яшькә кадәрге үсмерләрнең Бөтен­русия ярышлары) һәм 6 ир-егет командасы (Суперлига этабы). Башкортстан Республикасы ике катнаш команда белән тәкъдим ителде – һәр командада ике кыз һәм ике егет. Барлык ярыш­ларның финалы 20 октябрьдә узачак.
Арытаба Уфаның яңа ачыл­ган Ишкәкле слалом комплексында шушы спорт төре буенча “Край курая” дип аталган Халыкара турнир ярышларын ачу тантанасы узды. Бу тантанада Русиянең Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш һәм Башкорт­станның спорт министры урынбасары Артем Новиков катнаштылар.

– Бүген ишкәкле слалом спорты дөньясында зур бәйрәм – чираттагы махсус объект эшли башлады. Аны булдыруга күп көч салган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм аның командасына зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Русиядә ишкәкле слалом тиз үсеш алды. Тиздән Башкортстанда да бу спорт төрендә яңа чемпионнар барлыкка киләчәк, дип уйлыйм. Барлык спортчыларга да ярышларда уңышлар телим! – диде Сергей Папуш.
Шуны да билгеләргә кирәк: турнирда Русиядән һәм БДБ илләреннән – Белоруссиядән, Казахстаннан, Үзбәк­станнан 120дән артык спортчы катнаша. Русия җыелма коман­дасының лидеры – якташыбыз, Илеш районы кызы, Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Алсу Минәҗева.

Шул ук көнне спорт форумы кысаларында Фехтование үзәге ачылды. Фехтование сөючеләр һәм профессионаллар өчен бу – күптән көтелгән вакыйга. Фехтование үзәген Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко ачты һәм юниорлар арасында “Салават кылычы” Халыкара ярышларына старт бирде.

Тантанада, шулай ук, Русиянең спорт министры Михаил Дегтярев, Русиянең Фехтование федерациясе президенты Илгар Мамедов һәм Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров катнаштылар.
– Русия – бөек спорт державасы, безнең ил дөньяга бик күп талантлы спортчылар бүләк итте, аларга бөтен дөньяда миллионлаган малай һәм кыз йөз тота. Болар барысы да Президент Владимир Путин үткәргән дәүләт сәясәте һәм спортка хәстәрлекле мөнәсәбәте нәтиҗәсе, ул үзе дә спортчы һәм безгә дә бик югары планка билгели. Монда, шулай ук, республика җитәкчесе Радий Хәбировны билгеләп үтәсем килә, ул төбәктә бу өлкәне үстерүгә зур игътибар бирә. Башкортстанда 13 меңнән артык спорт корылмасы эшли һәм аларның саны арта бара. Республиканың спорт белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе илдә иң югарыларның берсе – 74,5 процент, спорт белән шөгыльләнү өчен заманча инфраструктура булдырылган, – дип билгеләп үтте чыгышында Дмитрий Чернышенко.

Уфа Фехтование үзәге иң заманча стандартлар буенча төзелгән һәм җиһазлан­дырылган, һәм ул иң югары дәрәҗәдәге дөньякүләм ярышларны кабул итә алачак. Ул Затон бистәсендә Рима Баталованың Спорт әзерлеге үзәге янында урнашкан.
Шулай ук, форум кысаларында СВО ветераннарының “Безнең заман геройлары” дип аталган төбәкара чемпионаты да старт алды. Ярышларда катнашучыларга Русия Герое, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды рәисе урынбасары Алексей Романов мөрәҗәгать итте.

– Махсус хәрби операция ветераннары белән ярышлар уздыру күркәм традициягә әверелде, – дип билгеләп үтте Алексей Викторович. – Ярышлар – СВО ветераннарын адаптив спортка, паралимпия хәрәкә­тенә җәлеп итү буенча уртак эшебезнең нәтиҗәсе. Эш дәвам итәчәк. Сынмавыгыз һәм үсеп килүче буыннарга үрнәк күрсәтүегез өчен рәхмәт.
Шулай ук, катнашучыларны “Сәла­мәт Ватан” Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте вице-рәисе, бокс буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Олег Сәетов сәламләде.
– Безнең “Сәламәт Ватан” оешмасы исеменнән барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәм, – диде спортчы. – Без, Паралимпия комитеты партнерлары буларак, авыр тормыш хәленә тарыган, имгәнгән кешеләрнең спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булуын, үзләренә команда, хобби табуын телибез.

13 тапкыр Паралимпия һәм 18 тапкыр дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Рима Баталова спортчыларга җиңүләр һәм яңа рекордлар теләде.
Махсус хәрби операциядә катнашучы, “Ватанны саклаучылар” фондының Илеш районындагы филиалы социаль координаторы Рубен Хәсәнов һәлак булган сугышчыларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
Арытаба Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров тантаналы рәвештә Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищевка символик эстафета таягын – 2025 елда “Русия – спорт державасы” форумын үткәрү хокукын тапшырды.

–  Узган елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эстафетаны Пермь краеннан кабул итте. Форумга әзерләнгәндә без чын-чынлап масштаблы эш башкардык. Республика халкы өчен иң заманча спорт объектлары төзелде. Илнең төп спорт чарасы символын хөрмәтле күрше­ләребезгә – Самара өлкәсенә тапшырабыз. Ышанам, бүгенге вакыйга безнең төбәкләр арасындагы дуслыкны ныгытачак һәм Русия файдасына ышанычлы алга барырга ярдәм итәчәк, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Шуны билгеләргә кирәк: форум кысаларында ачылган яңа объектлар халыкара дәрәҗәдәге балалар һәм яшүсмерләр спорты өчен заманча һәм күпфункцияле матди база, республика балаларының һәм яшүсмерләренең күпсанлы спорт ярышларын үткәрү һәм аларда минималь чыгымнар белән катнашу мөмкинлеген булдыра, ә заманча җиһазлар һәм мәйданчыклар республикадан читкә чыкмыйча гына күнегүләр ясарга һәм осталыкны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта уникаль спорт объектлары башка төбәкләрдән килгән тренерларны һәм спортчыларны җәлеп итү үзәкләренә әверелә.

Зур спорт чаралары уздыру нәти­җәсендә Башкортстанның халыкара дәрәҗәдә позициясе ныгый, респуб­ликаның аннан читтә танылуы арта, бу туристларны җәлеп итүгә өстәмә этәргеч булып тора. Ә позитив танылу никадәр күбрәк булса, республика шулкадәр күбрәк инвестицияләр җәлеп итә алачак. Яңа объектлар Башкортстан башка­ласының архитектурасын баета, шуның нәтиҗәсендә шәһәр үзгәрә, Уфа бистәләренең кабатланмас йөзен булдыра һәм җәлеп итү үзәкләренә әверелә.

Форум чаралары 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар турында тулырак гәзитебезнең киләсе санында укырсыз.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: