- Биредә сез Олимпия, Паралимпия, Сурдлимпия спорты медальләре белән «агач»ны күрерсез. Бу хәрәкәтләрнең барысы да безнең төбәктә актив үсә. Стендта танылган спортчыларның биографиясе белән танышырга була. Иң күп "агач" Рима Баталованыкы, ул - 100 метрдан 5000 метрга кадәр дистанциягә йөгерүдә 13 тапкыр Паралимпия, 18 тапкыр - дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионы, - диде спикер Артем Новиков.
Шулай ук биредә республика бу елда тапшырган өч спорт объектын тәкъдир итү бара. Болар - Фехтование үзәге, Көрәш сарае, Ишкәкле слалом комплексы.
Килүчеләр арасында брендлы спорт киемнәре җитештерүче "ZASPORT" заводы мәйданчыгы да популяр. Башкортстанның барлык җыелма командаларын анда үзебезнең җитештерүчеләрдән киендерәләр.
Фото: башинформ.рф