+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 Октября 2024, 10:19

Дмитрий Чернышенко кампус төзелеше барышын бәяләде

Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Уфа шәһәренең мәгариф инфраструктурасы объектларын - вузара кампус һәм колледжны бәяләде.

Дмитрий Чернышенко кампус төзелеше барышын бәяләдеДмитрий Чернышенко кампус төзелеше барышын бәяләде
Дмитрий Чернышенко кампус төзелеше барышын бәяләде

Дмитрий Чернышенко Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров һәм Русия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов белән бергә Бөтендөнья дәрәҗәсендәге вузара студентлар кампусының икенче чиратын төзү лабораторияләрен һәм мәйданчыгын карап чыкты.

- Башкортстан дәүләт ярдәме чараларыннан актив файдалана. "Русия – спорт державасы" форумында төбәк спорт казанышларын күрсәтте, ә колледжны һәм вузара кампус объектларын карау нәтиҗәсендә без "Профессионалитет" федераль һәм "Фән һәм университетлар" гомумдәүләт проектларында катнашуның конкрет нәтиҗәләрен күрдек. Алга таба ярдәм чараларының күбесе, шул исәптән заманча кампуслар челтәрен булдыру, Президент Владимир Путин кушуы буенча төзелүче "Яшьләр һәм балалар" яңа гомумдәүләт проектына күчәчәк. Ышанам, төбәк халык һәм бөтен ил файдасына эшләвен дәвам итәчәк һәм мәгариф, фән һәм инновацияләр синергиясе өчен барлык шартларны булдырачак, – дип ассызыклады Дмитрий Чернышенко.

Делегация, шулай ук, кампусның икенче чиратының төп бинасы һәм Геном үзәгенең төзелүче корпусын карады. Анда «Школа 21» программалаштыру мәктәбе урнашачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас