+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 октябрь 2024, 12:22

Алсу Минәҗева: "Уфа комплексы Русия слаломчыларын әзерләү үзәге булачак»

Ишү буенча Русия җыелма командасы лидеры, Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Алсу Минәҗева «Край Курая» халыкара ярышларының финал бәйгесендә җиңү яулады.  

Алсу Минәҗева: "Уфа комплексы Русия слаломчыларын әзерләү үзәге булачак»Алсу Минәҗева: "Уфа комплексы Русия слаломчыларын әзерләү үзәге булачак»
Алсу Минәҗева: "Уфа комплексы Русия слаломчыларын әзерләү үзәге булачак»

Бу - Уфада яңа Ишкәкле слалом комплексында беренче рәсми стартлар.

- Мине якташларымның ярдәме рухландырды. Тамашачылар тулы трибуналар булды, балаларны күрү аеруча күңелле, - дип уртаклашты спортчы.

Алсу Минәҗева фикеренчә, республика башкаласындагы Ишкәкле слалом комплексы бөтен ил спортчыларын әзерләү үзәгенә әвереләчәк.

– Беренче ярышлар биредә югары дәрәҗәдә узды һәм трассаның барлык өстенлекләрен күрсәтте. Уфа Евразия үзәгендә урнашкан, һәм бирегә Мәскәүдән ерак яшәүче күп кенә төбәкләрдән спортчылар килергә мөмкин. Канал ел әйләнәсенә эшләячәге белән дә уникаль. Ул Җылы күлдән башлана һәм Караидел елгасына коя, ә күл даими рәвештә ТЭЦтан су белән тулыланып тора. Шулай ук комплекс шәһәр эчендә урнашкан, бу читтән килүче спортчылар өчен бик уңайлы, – дип билгеләде слаломчы.

Олимпия уеннарында катнашучы балачакта аңа һәм башка яшь спортчыларга, ярышлар көчле суда узса да, күнегүләрне тыныч агымлы суда ясарга туры килгәнен искә төшерә.

– Хәзер яшь уфалылар кечкенәдән профессиональ трассада йөзә һәм ярышларга әзерләнә ала. Канал балалар өчен дә, югары класслы спортчылар өчен дә туры килә. Киләсе елда ук биредә үсмерләр арасында Русия беренчелеге узачак, – дип шатлана Илеш районы кызы.

Исегезгә төшерәбез, «Край Курая» ярышлары 17-19 октябрьдә Уфада узучы «Русия – спорт державасы» Халыкара форум кысаларында узды.

Булат Гайнетдинов фотосы.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас