+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 октябрь 2024, 13:41

Бөтенрусия йөреш көненә 25 меңгә якын кеше чыкты

Бу акция Русия Олимпия комитеты эгидасы астында үткәрелә. Быел ул киңкүләм халыкара форум кысаларында – «Русия – спорт державасы»нда беренче тапкыр оештырылды.  

Бөтенрусия йөреш көненә 25 меңгә якын кеше чыктыБөтенрусия йөреш көненә 25 меңгә якын кеше чыкты
Бөтенрусия йөреш көненә 25 меңгә якын кеше чыкты

Программага флешмоб-зарядка, 2024 метр озынлыктагы дистанцияне узу, концерт кертелгән иде. Спорт бәйрәмендә теләге булган һәркем катнаша алды. Анда, шәһәр халкы белән беррәттән, сәясәтчеләр һәм Олимпия чемпионнары да катнашты.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ирек Сәгыйтов вакыт булганда җәяү йөрергә тырышуын әйтте.

- Максималь ләззәт алам, чөнки хәрәкәт ул - тормыш. Бүген «Русия – спорт державасы» Халыкара форумы кысаларында чарага бик күп кеше килде. Безнең мәгълүматлар буенча, башкала урамы буйлап 20 мең кеше узган. Ә янәшәдә 200гә якын Олимпия чемпионы - легендар шәхесләр булганда җиңел һәм күңелле. Барыгызга да сәламәтлек! - диде ул.

Спорт йөрешен Русия һәм дөнья чемпионнары колоннасы җитәкләде. Алар арасында - Беларусь җыелма командасы вәкилләре һәм Русиянең танылган спортчылары.

- Йөгерергә яратмыйм, шулай да минем стихиям - су, ә менә йөрү - минеке. Көненә ун мең адым минем өчен буш сүзләр түгел, - дип уртаклаша Русиянең титуллы синхрончысы һәм телевидение тапшыруы алып баручысы Алла Шишкина. - Уфага форумга килдем. Эш, очрашулар күп булды. Барысы да нәтиҗәле үтте. Башкортстан башкаласы чисталыгы, төзеклеге белән истә калды. Истәлекле урыннарны карарга өлгермәдем, шуңа күрә монда яңадан кайтачакмын.

Русия дзюдочысы һәм самбочысы, Русия чемпионы, Европа Кубогы иясе Тамерлан Башаев йөреш көнендә катнашучыларның барысына да спорт белән активрак шөгыльләнүне теләде.

- Дистанция мин көткәнчә куркыныч булмады. Финишта медаль бирделәр. Минем коллекциядә андый әйбер юк. Ә йөрү ул - беренче чиратта, файда. Мондый акцияләр энергия бирә. Көчле һәм сәламәт булу өчен ешрак күнегүләр ясагыз, һәр көнгә шатланыгыз, - дип киңәш итте спортчы. - Шәһәр белән танышудан алган тәэсиргә килгәндә, уфалылар ачык йөзле һәм дус. Халык мине таный, килә, фотога төшә - бик күңелле. Монда ун ел элек булган идем, шуннан бирле мегаполис шактый үзгәргән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас