+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 октябрь 2024, 05:26

Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында ун медаль яулады

Кичә Рима Баталова исемендәге Спорт әзерлеге үзәгендә махсус хәрби операция ветераннары турнирында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы үтте. Анда 17-18 октябрьдә ярышлар узды.  

Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында ун медаль яуладыБашкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында ун медаль яулады
Башкортстан спортчылары "Безнең заман геройлары" турнирында ун медаль яулады

Тимур Локманов җәядән утырып ук ату буенча көмеш медаль яулады. Ядрә белән атуда «SH1» спорт классы буенча беренче һәм икенче урыннарны Максим Корлыханов һәм Рубен Хәсәнов алдылар. Өстәл теннисы буенча «басып» спорт классы дисциплинасында Олег Мөфтәхетдинов җиңү яулады. Өченче урында - Альмир Үлмәскулов.

Моннан тыш, Үлмәскулов пауэрлифтинг буенча өченче урынны яулады. Динар Латыйпов пауэрлифтингта «ачык» спорт классы буенча “бронза” га лаек булды. Ул шулай ук армрестлингта «алтын»га ия булды (90 килограммга кадәр, басып – сул кул) һәм армрестлингта «бронза» (90 килограммга кадәр, басып – уң кул).

Ниһаять, Башкортстан командасы волейболда “утырып" классында җиңүче булды. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче урын өчен - 100, икенче урын өчен - 75, өченче урын өчен 50 мең сум.

Йомгаклау сүзе белән Русия Паралимпия комитеты президенты, Русиянең атказанган тренеры Павел Рожков чыгыш ясады.

- Без ярышларны Башкортстанда беренче тапкыр гына уздырмыйбыз. Биредә күп кенә бөек спортчылар әзерләнгән. Һәм төбәк беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядә катнашучыларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итә башлады. Эмоцияләр, киеренкелек буенча бу турнир күп кенә халыкара ярышлардан калышмый. Ә географиясе буенча алардан бөтенләй өстен чыкты. Мин дәүләт башлыклары килгән ярышларны аз беләм. Ил Президенты Владимир Владимирович Путинга безнең егетләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт! - диде ул.

Шулай ук Павел Рожков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерде һәм турнирның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, «Безнең заман геройлары» махсус хәрби операция ветераннары турниры Уфада «Русия – спорт державасы» форумы кысаларында узды. Ярышларда илнең сигез төбәгеннән йөзгә якын спортчы, махсус хәрби операция ветераннары катнашты.

Фото: Сергей Словохотов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас