+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2024, 18:45

Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре тикшерелде

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин Башкортстан Башлыгы каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышын үткәрде. Бу - профессиональ даирәнең иң зур тармак форумы, ул Көрәш сарае мәйданчыгында министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләрен, Русиянең әйдәп баручы спортчыларын һәм тренерларын җыйды.  

Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре тикшерелде
Физик культура һәм спортны үстерү мәсьәләләре тикшерелде

Утырышны ачып, Максим Забелин республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән чараның мәртәбәле кунакларын сәламләде һәм Башкортстанның спорт тармагы үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде.

– Бу көннәрдә Уфада «Русия – спорт державасы» форумын үткәрү – безнең республика өчен зур мәртәбә һәм зур җаваплылык. Традиция буенча, елның төп спорт вакыйгасында безнең Президентыбыз катнашты, – диде Максим Забелин. - Форумның пленар утырышында дәүләт башлыгы физкультура һәм спорт өлкәсенең халыкны саклап калу, һәр кешенең потенциалын тормышка ашыру, Русия гаиләләренең иминлеген арттыру кебек мөһим бурычларны хәл итүгә турыдан-туры катнашы барлыгын билгеләп үтте. Бу өлкәдәге теләсә нинди эшчәнлек гомумдәүләт, ведомствоара характерда булырга, килешенгән, төгәл, нәтиҗәле, бердәм максатлар һәм нәтиҗәлелекнең гомум күрсәткечләре тирәсендә төзелергә тиеш. Болар безнең Совет идеясен төгәл чагылдыра, безнең эшнең киң форматына юнәлгәнлегебезне аңлата.

Төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе «Русия – спорт державасы» форумының йомгаклау көне «Башкортстан Республикасы көне» форматында узуын билгеләп үтте һәм физкультура һәм спорт өлкәсендәге өстенлекләр турында сөйләде.

- Башкортстан Башлыгы ярдәме белән без һәр муниципаль районда, шәһәрдә алга киткән спорт инфраструктурасы – физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар, ябык боз шугалаклары, стадионнар, спорт мәйданчыклары, бушлай секцияләр, түгәрәкләр һәм башкаларны булдыруга ирешәбез, – дип ассызыклады Максим Забелин. - Спорт корылмаларын төзү темплары һәм аларның саны буенча Башкортстан ышанычлы рәвештә илебез лидерлары рәтенә керә. Соңгы биш елда без 1 400дән артык спорт корылмасын файдалануга тапшырдык. Быел гына Көрәш сарае, Фехтование үзәге, Ишкәкле слалом комплексы кебек уникаль объектлар төзелеп бетте. Алар базасында инде беренче спорт ярышлары уза. Моннан тыш, без җиңел атлетика манежы булган спорт комплексын һәм Бокс прогрессы үзәген төзү турында карар кабул иттек. Спорт инфраструктурасын булдыру белән беррәттән, республика халкының физик активлыгын да күтәрү мөһим.

Максим Забелин республиканың бу өлкәдәге потенциалын югары бәяләде.
- Ил Президенты илдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең өлешен 70 процентка кадәр һәм аннан да югарырак арттырырга кирәклеген билгеләде. Бу эшкә коммерцияле булмаган спорт оешмаларын җәлеп итәргә, аларга финанс ярдәме күрсәтергә, хакимият органнары белән багланышларны җайга салырга кирәк, – дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе. - Хәзер республикада бу күрсәткеч 58 проценттан артык. Шул ук вакытта безнең бу өлкәдә резервлар бар. Бүген бездә 140ка якын коммерцияле булмаган оешма киңкүләм спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә социаль башлангычларны гамәлгә ашыра, шул исәптән инвалидлар катнашлыгында. Мондый проектларга грант ярдәме күрсәтелә. Эш юнәлешләре арасында шулай ук - милли спорт төрләрен үстерү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итү.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/25273/
Максим Забелин бу уңайдан социаль челтәрдә әһәмиятле пост та урнашытрган: https://vk.com/wall523359892_5988

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: